#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәте белән хөрмәтле

последние и лучшие новости искусства в мире

50-4Кешене эш түгел, эшне кеше бизи, дияр идем. Нинди генә дәрәҗәле, күркәм урында да булдыксыз, тәрбиясез бәндәләр очраса, ул һөнәр ияләренә карата ихтирам үзгәрергә мөмкин. Яшерен түгел, сәламәтлек сагында торучылар - беркемгә дә зыян китермәскә вәгъдә итеп Гиппократ антын кабул итүчеләр арасында да күңел кайтаргыч диплом ияләре еш очрый. Шуңа да табиблар каршына барганчы җиде кабат уйларга туры килә. Ә менә Төмән районының Боровский поселогындагы 19 өлкә больницасының шәфкать туташы Зөлфия Тимофей кызы Набикова турында гел җылы сүзләр генә ишеттем мин.

Аның кан тамырларын оста таба белүе, шифалы куллары, хөрмәт белән сөйләшүе, үзенә куелган бурычларны тиз һәм төгәл башкаруы турында стационарның көндезге дәвалану бүлегенә йөрүчеләр еш сөйлиләр. Төрле характердагы кешеләр белән уртак тел таба белүе дә зур казаныш. Ярты көн эчендә 40-50ләгән авыруга табиб билгеләгән уколларны, капельницаларны куеп өлгерә ул, кан ала. “Көнлек норма 35 кеше генә булса да, авырулар күп, артыграк кабул итәргә туры килә”, - ди шәфкать туташы. Сәламәтлеген яхшыртырга теләүчеләр төшкә кадәр килергә телиләр. Аның бер минут вакыты юк – умарта корты урынына йөгереп йөри: берсенә капельницаны куя, икенчесеннән ала, өченчесенә укол әзерләргә ашыга. Шул тизлектә кирәклесен тиз арада карап, табып, әзерләп тә өлгерәсе бар бит. Төштән соң килүчеләр саны басыла төшә. Аннары бүлмәләрне чистарту, сафландыру этабы башлана.

Әле боларга кадәр иртәнге җиденче яртыда килгән Зөлфия Набикова машина йөртүчеләрнең сәламәтлекләрен карап, аларны вакытында эшкә озатырга ашыга.

Аның янына стационарда ятучылар да, поликлиникадан кечкенә балаларны да укол куйдырырга алып киләләр. Һәркайсына җылы сүзен таба, булышырга тырыша.

- Мин Яркәү районында туганмын. Бала вакытта гаиләм белән Уват районы, Өге авылына күчеп килгәнбез. Шунда сигез класс укыганнан соң, Тубыл медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен үзләштердем, - дип сөйли үзе турында Зөлфия Тимофей кызы. – Аннары 4 ел Тубыл районында эшләдем. 1984 елда 23 яшемдә Боровский поселогына килдем. Шул елдан бирле мин монда эшлим. Больницада процедура бүлмәсендә озак еллар үз бурычларымны намуслы үтәргә тырыштым. Көндезге авырулар бүлегенә күчүемә дә унбиш еллар бардыр. Әлбәттә, бу җаваплы хезмәт, ләкин күңел биреп, яратып башкарганда арулар сизелми дә. Авырулар да мине яраталар. Шулай 37 ел стажлы да булганмын.

Ике балам үз гаиләләре белән яшиләр, 5 оныгым үсеп килә.

Бу һөнәрнең теориясенә нигез салучы Вирджиния Хендерсон: “Шәфкать туташы — аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки үз-үзенә бикләнгән кешенең теле”, — дип әйткән. Сабырлык, тотнаклылык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык — шәфкать туташы эшен уңышлы башкару өчен бу сыйфатлар иң мөһимнәре. Авыру өчен якты йөз белән каршы алган, эшен оста башкарган, аңлаткан хезмәткәр бер бәхеттер. Зөлфия ханым шикелле шәфкать туташлары кешелекле булулары белән дә дәвалыйлар. Һәркемнең сәламәтлеге сагында шундый шәхесләр генә очрап торсын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836