Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәтнең бәрәкәте булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

«Әй, адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора». 49 (Бүлмәләр сүрәсе), 13 нче аять.

Ошбу Коръән китабындагы аятькә нигезләнеп, без әйтә алабыз: Аллаһы Тәгалә безгә ана телен әманәт итеп биргән, ягъни аны саклау – буыннан-буынга, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру - безнең изге бурычыбыз.

«Яңарыш» газетасының 27 нче санын (5 июль) кулыма алгач, уйга калдым. Тиражның саны төшкән икән. Ә бит моннан 15-20 еллар элек газетаның саны 3 меңнән дә ким түгел, хәтта артыграк та була иде. Милләтебез һәм саф телебезнең язмышы, аны саклау турында бүгеннән алып кайгыртырга кирәк, иртәгә калса, соң булуы мөмкин. Авылларда балаларның үз телләрендә сөйләшмәүләре турында әйтеп тә торасы юк. Беребез дә моның өчен борчылмый. Ә бит, иң беренче, гаеп әти-әнидә, балалар белән туган телебездә сөйләшмибез. Тәҗрибә (практика) кирәк.

Бүген мине хастаханәгә, бик авыр хәлдә яткан 38 яшьлек якташыбызга «Ясин» сүрәсен укырга чакырдылар. Әйтергә дә кирәкми, яшьлек белән төрлесе булган. Авыруның туганнары җыелган, араларындагы 40 яшьлек апасы белән сүз алышкач, борынга ямьсез, башны әйләндерерлек тәмәке исе бәрелде. Мин: «Ничек тартырга өйрәндегез?” - дигәч, «Безнең авылда күп кызлар тарта, алардан өйрәндем», - дип әйтте. Ә аракы эчкәлисезме, дигән сорауга: «По праздникам», - дип ярып бирде. Ошбу ямьсез күренешләргә киртә куярга вакыт җиткән. Аны безнең өчен берәү дә читтән килеп эшләячәк түгел. Үзебезгә селкенергә кирәк. Милләтебезнең көче, сәламәтлеге какшый, зәгыйфь кешедән сау-таза, нәселне дәвам итүче балалар була алмас.

«Аллаһ кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен, үлемне, яшәеш тормышны бар итте. Аллаһ - жиңелү белмәс кодрәт иясе, чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы». (67:2).

Милләтебезнең, телебезнең язмышы үзебезнең кулыбызда. «Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың», диелә мәкальдә. Ошбу форсаттан файдаланып, әйтер идем: бүгенге көндә өлкәбездә халкыбыз өчен армый-талмый хезмәт итүче, маяк булып торган «Яңарыш» газетасын яздырмасак, анда язылганнарны укып, файдаланмасак, бик күпне югалтабыз, үзебез дә югалабыз, Аллаһы сакласын!

«Берлектә - көч», дип әйтелә татар мәкалендә.

Ошбу язмамны укып, берәрсе газетага язылса, хезмәтемне бәрәкәтле булды дип әйтер идем.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836