Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәттә узган гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

37-690 яшенә чыккан Гөлминәвәр Гаппар кызы Сафина тормышка оптимист карашлы кеше. Ул эшләп туймаган әбиләрнең берсе дә. Өлкәнәйгән көнендә Тубыл шәһәрендә күпкатлы йортта яшәсә дә, әби ел саен язын йорт алдында төрле төстәге чәчкәләр утырта. Көзгә кадәр аның чәчәкләре өйне бизи. Үтеп баручылар әби янында туктап сөйләшәләр, хәлен белешәләр.

Хезмәт һәм тыл ветераны узган гомернең һич тә онытылмаган хатирәләрен яңартып, үткәннәрен сөйләде. Ул: “Мин Вагай районының Казанлы авылында тудым. Илгә зур кайгы китергән сугыш елларын онытып булмый. Ундүрт яшемнән Казанлы авылында колхозда төрле эшләр башкардым. Әнием яшь чагында үлеп китте. Әтием сугыш башланыр алдында репрессиягә эләкте. Мине сеңлем белән балалар йортына урнаштырдылар. Утлы, сагышлы, хәсрәтле еллар булды. Аннары сеңлем егерме ике яшендә үлеп китте. Авыл халкы Бөек Ватан сугышы елларны күп авырлыклар кичерде.

Илебез халкы белән көтеп алган Бөек Җиңү бәйрәмен каршыладык. Сугыштан соң мин Агытбаш авылының чибәр, уңган егете Ингел Сафинга тормышка чыктым. Бер-бер артлы өч бала туды. Ирем комбайнчы булып эшләде, мин колхозда төрле эштә хезмәт иттем. Гаиләбез белән Викулово районы, Рябово авылына яшәргә киттек. Анда да ирем колхозда комбайнчы иде, мин ургычта (жаткада) эшләдем. Төрле авыр эшләр үтте безнең кулдан. Аннары Викулово районыннан кире Олы күл авылына кайттык. Монда яхшы өй салдык, бакча утырттык, хайван асрадык. Миңа 36 яшь тулган иде, ирем авырып үлеп китте. Кулымда өч бала белән калдым. Кечесе мәктәпкәчә яшьтәге иде. Кайгыны күтәрергә балаларым, авыр хезмәт, тормыш мәшәкатьләре ярдәм итте. Мәктәптә җыештыручы булып унике ел эшләдем. 11 мич яктым, өч чана утын ярып кертә идем. Балаларны үстерергә, ашатырга, киендерергә кирәк булды. 64 сум хезмәт хакы түләделәр. Үз хуҗалыгымны бетермәдем. Хайван асрадым, бакчасында утырттым. Мәктәптә эшләгән елларны, эшем авыр булса да, русча да, татарча да укырга өйрәндем. Гади эшчеләр мактау сүзләрен ишетмәдек. Аннары мәктәптән чыгып, мин балык заводына эшкә урнаштым. Кызларым үсте, укыттым, тормышка чыктылар”, - дип сөйләде.

Гөлминәвәр әби балык заводында 9 ел эшли. Монда ул алдынгылар рәтендә була. Грамоталар, медальләр белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Бу гаиләгә шатлыгы, кайгысы көтмәгәндә килә. Тыныч тормышта сөенеп яшәгән елларны әнисенең йөрәген кайгыга салып улы Хәмит вафат була. Ул бүген дә әнисенең хәтереннән чыкмый. Гөлминәвәр әби: “Улым Совет армиясендә хезмәт итеп кайтты, укыды, өйләнде, ике катлы йорт төзеде. Бакчаларында утырткан агачлары, җиләк-җимеше калды. Мин күргән ачы хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. Бүген кызларыма, киленемә, оныкларыма, оныкчыкларыма шатланып яшим. Хөкүмәтебез биргән пенсия җитәрлек. Аллаһы биргән гомерне һәммәбезгә тынычлыкта, тигезлектә, кайгысыз яшәргә язсын”, - дип теләкләр юллап калды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836