Материалы

Ходайның кунагы булып

последние и лучшие новости искусства в мире

1-2“Мин 2014 елда Индрәй авылының мөселман оешмасында эшли башладым. Шунда беренче ярдәмчеләрем Сафуан абый белән Газир абый булдылар. Хәзер дә Газир абый утны яндырып-сүндерүдән башлап, бар хуҗалык эшләрен башкара: иртән беренче булып намазга килә, кичен иң соңыннан кайтып китә, мәчет тирәсендәге, эчендәге тәртипне саклый, кайчан кемгә барырга тиешле исемлекне үзе төгәл итеп алып бара, Коръән һәм гает ашлары турында вакытында хәбәр итеп тора. Мәетләр булганда да ачкычны алырга аңа киләләр. Садакаларны да ул исәпләп, барлап тора. Мәчет кирәк-ярагыннан артканнарын, мөселман оешмасы советы әгъзалары белән киңәшеп, мохтаҗларга бирәбез. Янгын чыгып зур зыян күрүчеләр булды, күп балалы гаиләләр бар. Хәлдән килгәнчә авыруларга булышырга тырышабыз.

Кайбер вакыт Коръән мәҗлесләрендә догалар укырга кеше булмый кала, монда да Газир абый бервакытта да авылдашларын ташлап китми, булдыра алганча Коръән сүрәләрен дә укый. Вакыты булса да, булмаса да йөри. Аңа индрәйлеләр дә, мин дә бик рәхмәтле, - дип 80 яшьлеген каршы алган Газир Газиз улы Яхинга олы рәхмәтен белдереп сөйләде мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов.

Газир Газиз улы - Төмән районы, Индрәй авылының хөрмәтле кешесе, мөселман оешмасының актив әгъзасы. Ул тумышы белән Турай авылыннан. Шунда башлангыч мәктәпне тәмамлап, Ямбай мәктәбендә укыганнан соң, колхоз идарәсе аны Ишимга авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү мәктәбенә җибәрә. Анда ул бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Белемле Газир Яхин Калинин исемендәге колхозда эшли башлый. 1961 елда колхоз совхоз булып зурайгач, Төмәндә тагын да бер ел курсларда укый. 1966 елда Индрәй кызы Суфия Тилимбаева белән гаилә кора. Антипинодагы “Газпром” оешмасында бригадир булып эшли башлый. Соңрак стропальщик булып күчә. 32 ел гомерен өлкәбезнең абруйлы оешмасында хезмәт итүгә багышлый. Эш дәверендә күп кенә Мактау грамоталары, премияләр белән бергә IX - XII бишьеллыклар ударнигы, В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан һәм “Көнбатыш Себернең җир асты байлыкларын үзләштергән өчен” медальләре, II дәрәҗәдәге Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. Ике тапкыр хезмәт ветераны исемен алуга ирешә. 45 ел стаж белән пенсиягә чыга.

Тату гаиләдә ике егет, бер кыз үстерәләр. Аларга өйләр салырга булышканнар. Хәзер 5 оныклары үсеп җиткән. Берсе бабасы һөнәрен сайлап, бухгалтер-экономист белгечлеген ала. Бүген әби белән бабай бергәләшеп торгызган йортларында үзләре генә яшиләр, аларның никахлашкан көннәренә дә тиздән 53 ел була инде.

Газир абыйның мәчеткә йөри башлавына да дистә еллардан арткан. Өйдә дә барлык дини бәйрәмнәрне үткәреп, бала-оныкларга да дини йолаларны өйрәтеп, аңлатып яшиләр.

- Мәчетебез якты, җылы. Рәхәтләнеп, шатланып йөрибез. Бер ел эчендә яңа мәчетне төзеп чыгуда тырышлык күрсәткән Хәмзә Камаловка олы рәхмәт. Аңа исәнлек-саулык теләп торабыз. Элекке иман йортыбызның стеналары ярылып, җил өрә, идәне салкын иде. Хәзер бөтен уңайлыклар да бар. Искәндәр хәзрәт Юсупов җитәкчелегендә дини дәресләр дә үткәрелә. Яшьләребез теләп киләләр. Анысы да куанычлы, - диде Газир Газиз улы шатлыгын уртаклашып.

Мәчет – ул авылның йөзе. Анда тәртип саклау да бик саваплы эш. Газир Яхин кылган хезмәтләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыр. Аллаһы Тәгалә, мәчетемә килгән кунагыма юмарт булуым - Минем бурычым, кайсы бәндә үз өендә пакъләнеп, йортымда кунак була, аңа җәннәттәге Туба агачы, ди. Аллаһы Тәгалә Үз кунагына сый-хөрмәте, юмартлыгы йөзеннән, бәндәсенең күңеленә иман ләззәтен сала. Газир абыйга әле озак еллар Ходайның кунагы булып йөрергә насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума