#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хуҗайлан хәбәрләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Хуҗайлан авылында ике кибет эшли. Беренче кибет хуҗасы – Кристина Аллашева. Күп балалы гаиләдән үсеп чыккан әнисе Наҗия гомер буе сыер савучы булып эшләде, әтисе күптән инде дөнья куйган.

Тормыш иптәше Рафик Ривал улы Тубыл төбәгендә һәркемгә таныш булган оста куллы гармунчы Чаббар әкә Аллашевның нәбәрәсе. “Яшь гаилә” программасына эләгеп, оста куллы олатасына ошап туган Рафик үзенә зур йорт төзеп керде. Ишек алдына керсәң генә, хуҗасы кем икәнен күрәсең. Шау чәчәктә утыра, таштан тротуарлар эшләп өлгергән. Икесе дә матурлык, чисталык, хезмәт яратучылар, бер-беренә тәңгәл килгән парлар, ике баланың яраткан әти-әнисе. Авыл уртасында бер ел эчендә генә тагын кибет төзеп өлгерде Рафик Ривал улы.

Беренче кибет хуҗасы да үзебезнең авыл кызы, динле, тырыш Маркизә Мадьярова. Иптәше Илшат шәһәрдә үссә дә, һәр эшкә кулы ятышлы, үз кулы белән кибет эчен җиһазлап чыкты. Икесе дә булдыклы затлар!

Район хакимиятеннән рөхсәт сорап, кибетен ике бүлмәгә бүлдерде. Зур бүлмәсендә яшьләр өчен клуб ачты. Клуб мөдире булып кызлары Юлия эшли. Икенче кечерәк бүлмәдә азык-төлек кибетен саклап калды. Яңа елдан башлап клуб эшли башлады. Шимбә саен яшьләр өчен түләүле дискотека үтә. Яңа елны, Бөек Җиңү бәйрәмен авыл халкы белән бергә үткәрдек, чәйләр эчеп, җырлап-биеп, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә төшереп, алар рухына авылдашыбыз Рамазан Казыймов Коръән сүрәләрен багышлап укыды. Илгә тынычлык, ил җитәкчебезгә аек акыл, үзебезгә сабырлык, сәламәтлек, озын гомерләр теләп таралыштык.

18 июньдә 3 авыл егетебез - Айрат Айнуллин, Илдар Зәнкиев, Тамерлан Тимкановка армия сафына озату кичәсе үткәрдек.

Бар чараларны җиренә җиткереп, балаларның үсешен видеотасмада күрсәтеп, тирән эчтәлекле сценарий төзегән эш остасы мәктәпнең ана теле укытучысы Тәнзилә Тимкановага рәхмәтләребезнең иң зурысы.

Исән-имин, тынычлыкта ил алдындагы бурычларын егетләребез үтәп кайтсыннар. Авылда тагын бер эшкуарыбыз бар. Ул Газинур Речапов. Аның стажы зур, шәһәрдә 3 бүлмәле фатирын ташлап кайткан, кечкенә ватанының патриоты. Аның төп шөгыле – терлекчелек. Безне, авыл пенсионерларын, ит белән тәэмин итә.

Авыл халкы исеменнән һәркасына олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.

* * *

Ураза бәйрәменә бар авыл халкы җыелган, мәчет шыгрым тулы иде. Гает намазыннан соң барыбыз да берничә өйдә ашта булдык. Шәһәрдән йөреп, дини йолаларны өйрәтүче Илфат хәзрәткә, авыл мулласы Тимергали Рәхмәтуллинга рәхмәт.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836