#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыяллар чынга ашып

последние и лучшие новости искусства в мире

10-14Ун елдан артык Төмән татар мәдәният үзәгендә тавыш операторы вазифасын башкаручы, “Хыял” яшьләр студиясе җитәкчесе, җырчы-музыкант Фәгыйль Кәримов үзенең яраткан тамашачысын, иҗатташлары һәм якыннары-дусларын 23 февраль көнне татар мәдәният үзәгенә юбилейлы очрашу кичәсенә җыйды. Кичәне мәдәният хезмәткәре Зөлфинә Минибаева юбиляр өчен сюрпризлы очрашулар белән әзерләгән. Тамашачыларны тормыш юлы белән таныштырганда, экраннан Фәгыйль Тәүлетбәк улының гаилә альбомыннан алынган истәлекле фотолар бирелеп барды.

Үзе иҗат иткән “Ишмәтем” дигән матур җыры белән сәхнәгә чыккан Фәгыйль Кәримовны тамашачы көчле алкышлар белән каршылады. Юбилее белән котларга авылдашы, эшмәкәр Альберт Колмәмәтов, Кырынкүл мәктәбе җитәкчесе Алефтина Манкаева, Тубылдан иҗатташ дуслары килгәннәр иде. Алар тәбрикләү сүзләре белән бергә матур җырлар да бүләк иттеләр (астагы рәсемдә). Шулай ук аңа Тубыл себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева исеменнән Рәхмәт хаты, хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәнен күздә тотып, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасыннан “Дәүләт чиген саклаудагы казанышлары өчен” дигән медаль тапшырылды. 10-13Тамашачылар арасында улын зурлаганнарына чын күңелдән сөенеп юбилярның әнисе – Латыйфа апа да (рәсемдә) утыра иде. Улы Фәгыйль олы рәхмәтен белдереп чәчәк бәйләме бүләк итеп, матур җыр да багышлагач, бәхетле ананың күзләрендә яшьләр күренде. Кичә “Хыял” ансамбле җырчылары – Марат Вәлиев, Оксана Абайдуллина, Римма Әнвәрова, Лариса Шамакова, дуслары – Зөфәр Янгулов, Айзәт Насыйбуллин, “Сүнмәс хисләр” җыр, “Аккош” бию ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. “Татар егете”, “Себер йолдызы” өлкә бәйгеләре финалистларының заманча тегелгән татар киемнәрен тәкъдим итүләре дә чарага ямь өстәде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836