Январь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Узган елның 27 декабрендә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган физкультура чаралары старт алды. Ямбай авылында «Киез итекләрдә хоккей» конкурс-уен программасы булып үтте, анда Ямбай хакимиятенә кергән өч авыл командалары катнашты. Бәйге «Туплы хоккей» уенының гадиләштерелгән кагыйдәләре буенча үткәрелде. Уенчылар киез итекләрдә булу һәм бер кызның уенда катнашуы мәҗбүри шарт иде. Хәлиткеч матчта Ямбай һәм Турай дружиналары очрашты.
Өстәмә вакытта гына Турай хоккейчылары 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Җиңүчеләр составында: Рөстәм Айнуллин, Данис Хәлимов, Рәшит Абайдуллин, Рафаэль Назыйров, Айрат Гобәйдуллин, Дмитрий Мамкин, Илнар Закиров, Марат Сираҗетдинов, Эмиль Гобәйдуллин, Венера Мукминова, Алсу Мерхалилова һәм Борис Назыйров уйнады.
Конкурсны «Лидер» физкультура һәм спорт эшләре үзәге оештырды. Ямбай Думасы рәисенең урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе рәисе, «Кировец-72» оешмасы генераль директоры Радик Рәхимовка киез итекләрдә хоккей буенча беренче конкурсны уздыруда күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Альберт АЛТЫНГУЗИН, Төмән районы, Ямбай авылы.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).