#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләчәге өчетле булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Йөрәгемә бик тә якын булган, җаныма җиңеллек бирә торган яраткан туган авылым бар. Ул - Тубыл шәhәренең төньягындагы сазлыклар, урманнар арасында урнашкан Вәчир авылы. Алымка елгасы авылны ике ярга бүлеп уза. Беркем белми Вәчир сүзенең нәрсә аңлатканын. Авыл картының сөйләвенчә, 16 нчы гасыр ахырында авылга бик зур бәла килә, бу чирдән бик күп халык үлә. Нишләргә белмәгән халык шәhәрдән мулла китерергә уйлый. Берничә кеше авылдан шәhәргә җәяүләп китәләр дә, бер ярым айдан соң мулла белән әйләнеп кайталар. Тик бер генә кеше, шул кеше халыкны җыеп Коръән ашы уздырырга һәм авылга “Вәчир” дип исем бирергә кирәклеген әйтә.

”Вәчир” – чиргә каршы булуны аңлата. Тиздән әлеге бәла китә, ә “Вәчир” исеме авылга ятып кала. Вәчир авылыбызда халыкның төп кәсебе аучылык һәм балыкчылык булган. Ауга чаңгылар белән йөргәннәр. 1941 елда Бөек Ватан сугышына Вәчир авылыннан 49 кеше киткән. Сугыш елларында “Красный промысловик” колхозы балык тотуны дәвам итә hәм планны үтәгән өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Вәчир авыл хакимиятенә өч татар - Вәчир, Нешшә, Ләңче авыллары керә. Бу авылда кешеләр хайваннар саклыйлар. Ишегалларында сарыклар, сыерлар, атлар йөриләр.

Алтын көздән соң, ак тунын кигән кыш бабай килеп җитә. Ул җирне ап-ак юрган белән каплап, урманнарыбыздагы каеннарга ак шәл урады. Балалар кышын урманга чаңгыда шуарга барып. йокыга талган көчле имәннәр, төз каеннарны күзәтеп, саф hава сулап кайталар. Укучыларга бик тә кар өстендәге төрле эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышлары яңгырый. Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Без яратып көтеп алган Яңа ел бәйрәме житә. Бусагадан атлап кергән 2019 нчы – Дуңгыз елы керде. Кыштан соң яз җитә, карлар эри башлый. Язын “Әмәл” бәйрәме була. Бу бәйрәмне балалар бик яраталар. Яздан соң җәй җитә. Кешеләр шәhәргә китәләр hәм авыл бәйрәмнәрен үткәрәләр, черки-чебеннәр күбәя. Эссе көннәрдә балалар су коенырга баралар... Мин авылымны бик яратам! Авылымның киләчәген мин өметле hәм матур итеп күзаллыйм. Яңа гаиләләр барлыкка килә, бәбиләр туа, яңа йортлар төзелә. Мин hәр яңа төзелешкә, hәр яхшы яңалыкка, авылдашларымның уңышларына шатланам. Алдагы көннәрдә Вәчир үсәр. Туган авылым алга таба барыр, уңышларга ирешер. Авылдан читкә киткән авылдашлар да лаеклы ялга чыккач туган туфракларына сагынып, яшәргә кайталар, Туган туфрак тартып кайтара аларны. Вәчирдә минем яраткан, иң яхшы, иң тырыш, иң аралашучан туганнарым hәм дусларым яшиләр, алар hәрвакыт ярдәмгә килеп торалар. Безнең гаиләбез дә ярдәм кирәк булганнарның барсына да булыша. Үз авылын яратмаган кешене мин күз алдыма да китерә алмыйм, минемчә, hәркем үз авылын яратырга тиеш.

Рузилә ХИСАМИТДИНОВА, 8 нче сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836