Материалы

Киләчәкне алдан белеп булмый

последние и лучшие новости искусства в мире

Тыныч кына башланган иде бит 16 нчы июль иртәсе. Бүген ике тапкыр самолет киләсе бар. Пассажирлар самолет төшә торган урынга ашыгалар. Кинәт исемә төшеп, Таһирәгә шалтыратам: “Таһирә, җибәр әле безгә берәрсен, балык биреп җибәрим. Синең ир малайлар бит, пешереп ашатырсың”, – дим. “Хәзер Рамилне җибәрәм. Киткәнче пешереп ашатырмын”, – диде ул.

Бүген икенче рейс белән Тубылга очалар. Таһирә үзе авырып тора икән.

Икенче рейс та очып китте. Мин инде киттеләр дип торам. Озак та үтми, Таһирә Абушева оча алмый калган, кинәт кенә йөрәген тотып егылган... үлгән, дигән хәбәр таралды.

Авылыбызны авыр кайгы басты. Көтмәгәндә, уйламаганда, дүрт баланы ятим калдырып китте бит Таһирәбез. Кечкенә улы Артурга әле ике яшь тә тулмаган. Ул аны беркемгә дә калдырмый үзе белән алып китмәкче булган икән. Авырып йөреп нинди генә эшләр эшләмәде, диләр күршеләре. Түшәмнәрен юган, стеналарын, мичләрен аклаган. Тәрәзә пәрдәләрен генә эләргә өлгермәгән. Үзе киткәнче юып элгән керләрен уллары елый–елый җыеп алганнар.

Аның үле гәүдәсен Усак авылыннан Тубыл шәһәренә алып барырга туры килде. Авыл халкының ярдәмчеллегенә искитәрлек иде. Азат Сагидуллин машина белән ярдәм итте: “Улым, бернәрсә дә сорама. Бездән ярдәм булсын”, - дигән ул улы Венерга. Самолет белән алып кайтырга дип туганнары, авыл халкы акча җыйдылар. Ләкин самолет белән китерүләре икеле булгач, шул ук юллар белән кире кайттылар. Таһирәбезне озатырга бөтен авыл халкы җыелган иде. Өйгә сыймаганнары ишек алдында тордылар. Соңгы юлга озатырга кирәкле бөтен эшләрне яше–карты башкара бездә.

Көн шундый эссе. Бер генә дә җил исми. Көтелмәгән хәлдән тагын бер кат һушсыз калдык. Кинәт кенә давыл күтәрелгәндәй булды. Өй түрендә, тәрәзә янында үсеп утырган карт шомырт агачы төбе–тамыры белән кубарылып чыгардай булып шаулады. Башка бер җирдә җил дә, давыл да юк иде. Исебез китеп, бер–беребезгә караштык. Нинди могҗиза булды бу?! Дүрт баласын, дүрт җан парәсен калдырып китүенә табигать тә җан ачысы белән сыкрады түгелме?!

Таһирәмне үз кызымдай якын күреп яшәдем. Бу минем өчен зур югалту булды. Урыны оҗмах түрендә булсын, караңгы кабере якты, туфрагы җиңел булсын.

Соңгы юлына озатуда булышкан, матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга рәхмәтебезне җиткерәм. Бу дөньяга беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Бер–беребезгә ачу сакламыйча, әрләшмичә яшәргә насыйп итсен.

Таһирәкәйне генә күрә алмабыз инде, бәхил булсын, тыныч йокласын.

Авылдашлары исеменнән Галия АБНАЗЫРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума