Материалы

Киләчәге якты булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасы 30 ел дәвамында милләттәшләребезне чын мәгънәсендә татар рухында тәрбияләп тора. Аның кабатланмас үз язу рәвеше, үзенең эзлекле кыйбласы бар. Ул татар халкына хезмәт итә һәм башка милләтләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытучы ролен дә үти. Шул еллар эчендә «Яңарыш» газетасы үзенең битләрендә авыл, шәһәр халкы, хезмәт коллективлары, оешмалар, авыл хуҗалыгы, сәнгать, мәгариф, социаль өлкәдәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйли, кыскасы, өлкә тормышын чагылдыра.

Язмаларның төп геройлары – халкыбызның киләчәген тәрбияләүче һәм белем бирүче мөгаллимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, тырыш халкыбыз. Сез аларның игелекле эшләрен, уй-фикерләрен укучыларга җиткереп әһәмиятле эш башкарасыз.

“Яңарыш” газетасы татар авылларының тормышы, яшәеше, этник үзенчәлекләрен исәпкә алып, милли мәдәният белән бәйләнешне ныгыту өстендә дә күп эшли. Дингә кагылышлы мәкаләләр газетада аерым урын алып тора. Яшьләр һәм балалар белән дә элемтә һәрдаим сизелә. Газета битләрендә урын алган төрле жанрдагы кызыклы язмалар тирән эчтәлеккә ия һәм мәгънәви яктан укучылар таләбенә җавап бирә.

“Яңарыш” газетасы өлкә татарларының яраткан газетасына әверелде, аның популярлыгы югалмый. Моның сере – газетада эшләүче хезмәткәрләрнең югары һөнәри осталыгында. Биредә үз эшләренә тугры һәм изге йолаларны лаеклы дәвам итүче талантлы журналистлар эшли.

Заман белән бергә атлап барган, газетаны чыгаруга зур көч куйган хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәм! Укучылар хөрмәтен яулауда, газетаны үстерү юлында ижади дәрт һәм уңышлар телим. Каләмегез саекмасын, иҗат гөлләрегез шаулап чәчәк атсын. Алдагы көннәрдә дә сайлаган кыйблагыздан тайпылмыйча, укучыларыгызны сөендереп яшәгез. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Газетаның киләчәге якты булсын, ә хезмәтегездә һәм шәхси тормышыгызда тигезлек, тынычлык һәм муллык телим.

Изге теләкләр белән беренче саныннан ук алып, укып баручы

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы,
Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума