#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерле авылының күренекле кешеләре

последние и лучшие новости искусства в мире

45-2Озын гомерле әби-бабайлар – авылыбызның горурлыгы. Аларның тормыш юллары сикәлтәсез, җиңел генә узмаган.

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар 85-90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Хәзерге көннәрдә алар авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Җәйнең матур җылы август көннәрендә күренекле Хәбибуллиннар гаиләсенең юбилейлары узды. Киндерле авылының аксакалы Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улына 90 яшь тулды. Авыл мәчетен торгызуда бик күп көч куйган, соңрак дистә еллар буе мәчет старостасы вазифасын башкарган бабай ул безнең. Авылыбызның рухи тормышында үз өлешен кертеп тора.

Тормыш иптәше – Динара Фәтхи кызына 85 яшь тулды. Динара апаның тормыш юлы салават күперенә тиң: күп еллар мәктәптә эшли, актив тормыш алып бара.

Укытучы хезмәтенең төп бәясе – аның укучыларының мөнәсәбәте. Киндерле, Кыткүл, Бухарин авылларының ничә буын баласы Динара Фәтхи кызына рәхмәтле булып, адым саен хөрмәтен белдереп тора. Юбилей көннәрендә апаны зур кочак чәчәкләр, күпсанлы бүләкләр белән котлаулары да шуңа дәлил.

Бала мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп эшләгән апабыз бу мөнәсәбәткә лаек. Оста тегүче дә булган укытучы апаны авыл халкы да үз күрә. Матур-матур фасонлы күлмәкләр, кофталар, итәкләр тегеп Динара апа Киндерле чибәр хатын-кызларын тагын да күркәмрәк күрсәтә. Җылы, уңай мөгамәләсе белән дә кешеләрнең күңелләрен яулагандыр ул. Бик ачык, керсез күңелле укытучы апабызның гомер юлында күпме авырлыклар, гаделсезлекләр очраса да, ул һәрвакыт түземле, сабыр, кешелекле булып кала белде.

Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улы белән Динара Фәтхи кызының бергә яшәүләренә алты дистә булып килә. Яратуга, түземлелеккә, гафу итә белергә нигезләнеп кабынган аларның гаилә учагы. Ул учакның җылысы улы белән килененә, онык-оныкчыкларына, якыннарына, туганнарына да җитә.

Тормыш мәгънәсе, яшәеш турында уйлата безнең юбиляр кебек шәхесләр. Зарланмыйлар, күңелләре көр, тормышның тәмен беләләр. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк.

Укучысы һәм коллегасы Асия МӨХӘММӘТОВА.
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836