#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерленең алдынгы тракторчысы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-6Түбән Тәүде районы, Киндерле авылының алдынгы тракторчы-механизаторы Рифат Фәрит улы Гыйльманов авыр крестьян хезмәтеннән курыкмыйчан гомерен туган җиренә багышлаган егет. Ул 1991 елдан бирле “тимер атында” тырышып, көнен-төнен җир сукалый, чәчү-уру кампанияләрендә катнаша, фермада терлекләрне ашата һәм башкасы. Илебезнең агропромышленность комплексының алга китүендә, олы уңышларга ирешүендә шушындый гадел, эш сөючән егетләрнең казанышы зур.

Гыйльмановларның йортлары авылның бик матур җирендә урнашкан – үзе тау башында тора, түбәндә елга ага, иксез-чиксез болын җәелгән.

Фәзилә Хәлим кызы белән Рифат Фәрит улы безне якты йөз белән каршы алдылар. Рифаттан эше, үзе турында сорадык.

- Бүгенге көндә “Молоко” җитештерү компаниясендә “ JCB 4CX (Джисиби) моделендәге йөк төягеч заманча тракторда эшлим. Нигездә терлек азыгы төйибез, ферма территориясендә нинди эш бар, барчасын башкарабыз.

1988-1990 елларда Чита шәһәрендә Байкал арты хәрби округында хәрби-һава көчләрендә Ватан алдындагы изге бурычымны үтәдем. Авылдан һичкая китәсе килмәде, монда калдым. 26 елдан артык вакытта төрлесе булды. Районда гына түгел, өлкәдә данлыклы булган, заманында “миллионер” исемен йөрткән “Большевик” колхозында эшемне башладым. Төрле тракторларда хезәт итәргә туры килде. 2000 елларда Түбән Тәүде районы Ямал-Ненец автоном округы белән тыгыз элемтәдә булды, - дип сөйләде Рифат Фәрит улы.

Фәзилә тормыш иптәшенең бер кочак Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын, дипломнарын күрсәтте. Рифат өчен чын күңелдән горурланды. Алар арасында Ямал-Ненец автоном округының элеккеге губернаторы Юрий Нееловның Мактау грамотасы, П.П.Прокопьев исемендәге фондның Рәхмәт хаты, озак еллар намус белән Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы вазифасын башкарган Зөфәр Әхтәриевның, район Думасы рәисе Виктор Мышкинның, “Молоко” җитештерү компаниясенең элеккеге генераль директоры Илназ Исмәгыйлевның Мактау грамоталары, өлкә Сабан туйларында тракторда узышып 1нче урыннарны алганы өчен бүләкләнгән дипломнар бар. Шушы бүләкләр аркылы милләттәшебезнең авыл хуҗалыгы өлкәсендә ни рәвешле эшләвен күрәбез.

Рифат Фәрит улы гаиләдә тугрылыклы тормыш иптәше, яраткан әти. Тәртипле, акыллы, авылдашлары арасында зур абруй казанган егет. Фәзилә Хәлим кызы белән ике кыз үстергәннәр, хәзер ике оныгын тәрбияләргә булышалар. Аграрийда шушындый егетләр “җимертеп” эшләгәндә авылларның киләчәге өметле.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836