#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыш бабай сөт тапшыручыларны бүләкләде

последние и лучшие новости искусства в мире

3-3“Өч буын энергиясе” дип аталган өлкә мәгариф-мәдәният проекты кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы Яңа ел бәйрәме алдыннан Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына тылсымлы, күңелле программа белән барып, чыршы тирәсендә җырлап-биеп, бүләкләр өләшеп зур бәйрәм үткәрделәр. Әлеге “Кыш бабайдан сюрприз” дип аталган акция Аслана авылында яшәүче эшмәкәр Зөфәр Аллаяровның матди ярдәме белән оештырылды. Беренче тукталыш – Кактамак авылында булды. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы күтәренке кәеф, шатлык-сөенеч, бүләкләр һәм котлаулар белән авыл халкына онытылмаслык бәйрәм бүләк иттеләр.

“Аллаяров” шәхси оешмасына иң күп сөт тапшыручы һәм Яңа ел уңаеннан оештырылган бәйгенең “Иң матур бизәлгән йорт” номинациясендә җиңгән Ильмира һәм Динаф Гариповлар гаиләсен Кыш бабай аерым котлады. Аннары әкияти Яңа ел персонажлары автобуска утырып, Бумаер авылына юл алдылар. Аларны Зөлфия белән Хәйбулла Әминовлар бизәлгән чыршы, сөт, каймак, катык, йомырка кебек экологик яктан чиста үз продукцияләреннән әзерләнгән бай табын, ачык йөз белән бик зурлап каршыладылар. Яшь һәм дус гаиләгә җавап итеп күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Яңа ел җырлары, күчтәнәчләр һәм ярдәмче хуҗалыкны алга таба үстерү өчен стимул, көчле эмоцияләр бүләк иттеләр. Күлавылда яшәүче күп балалы Земфира һәм Илшат Зиганшиннар гаиләсе өчен дә Кыш бабай белән Кар кызының килеп керүләре зур бәйрәмгә әйләнде. Бигрәк тә төпчек кыз Алинә өчен. Ул урындыкка басып, сәнгатьле итеп Яңа ел турында шигырь сөйләде. Аннары әкият геройлары Калмаклар авылында яшәүче иң күп сөт тапшыручы Рәмзия белән Динар Исхаковлар гаиләсенә барып, лаеклы бүләкләрне тапшырдылар. 3-4Акция турында күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Хезмәт сөйгән якташларыбызга карап чын күңелдән сокланасың, горурланасың. Ә бит нәкъ менә шундый тырыш, максатчан, авырлыклардан курыкмаган кешеләр аркасында авыл хуҗалыгы әлегәчә яшәп килә дә. Һәр йорт хуҗасы, балалары үзләренең шатлыкларын яшермәделәр, күрсәткән игътибар, бүләкләр өчен безгә, Зөфәр Аллаяровка олы рәхмәтләрен белдерделәр. Без алар белән Яңа ел сәламәтлек, бәхетле озын гомер алып килсен дигән теләкләребезне юллап, саубуллаштык”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836