Китапханә фондлары тулыланды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең региональ һәм муниципаль китапханәләренең китап фондларын формалаштыруга 2023 елда 7 млн 609 мең сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан әлеге максатларга 2 млн 435 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төмән өлкәсе хөкүмәте бергәләшеп финанслау шартларында 5 млн 174 мең сум өсти. Төбәкнең китапханәләре 2023 елда төрле юнәлештәге 16 мең китап алачак.

2022 елда китап фондларын тулыландыруга Төмән өлкәсе китапханәләре 8 млн 376 мең сум акча алган, бу 12 мең китап алырга мөмкинлек биргән.

Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе 2022 елның январеннан сентябренә кадәр 4 мең 221 данә китап алган инде. Ә Викулово, Ишим, Сладково, Юрга, Яркәү районнары китапханәләре өчен «РОСМЭН», «Эксмо», «Пешком в историю» һәм башка нәшриятлардан 5 меңнән артык китап сатып алына һәм тапшырыла.

Укучылар соравына нигезләнеп, сатып алына торган әдәбият исемлеге төзелә һәм барлык муниципаль китапханәләр белән килешенә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума