#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханәче Рәуфә апа

последние и лучшие новости искусства в мире

11-3- Вагай районы, Бигәтен авылы себернең гаҗәеп гүзәл табигать почмагында урнашкан. Җиләкле, гөмбәле, төрле агачларга, файдалы үләннәргә, җәнлекләргә бай урманнары, балыклы елга–күлләре безнең әби-бабайлар, әти-әниләребезне авыр сугыш елларында ачлыктан да саклап калган. Элек авылыбызда халык  күп булган. Колхоз, совхозларда, күршедәге урман хуҗалыгында эшләгәннәр. Хәзер яшьләр вахта юлы белән эшләп акча табалар. Авылдашларыбыз үз бакчаларында, хуҗалыкларында эшләп көн күрәләр. Элек Бигәтендә мәктәп, китапханә, клуб бар иде.

Авыл мәктәбенең беренче директоры 1961-1971нче елларны эшләгән Марат абый Ахинны авылдашлары яхшы хәтерлиләр. Аннары башлангыч класслар укытучысы Зәрә апа Яналиева 40 елдан артык эшләде. Ул лаеклы ялга чыккач, укучылар күрше Индәр авылы мәктәбендә укый башладылар. Китапханә дә шул авылга күчте. Авылыбызда ике кибет, мәчет бар”, - дип сүзен башлады Рәүфә Хәнәфи кызы Әбдерахманова.

Рәүфә апаның яше 80гә җитеп килә. Яшьлек елларын искә алып: ”Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфны, аннары Ушаково авылы мәктәбен тәмамлап, Тубыл мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем. Аны 1964 елда уңышлы тәмамлап, сайлаган һөнәрем - китапханәче булып лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Элек район үзәгеннән авылыбыз китапханәсенә үзебез яңа китаплар китерә идек. Совхозларда, фермаларда агитаторлык эшен башкардык. Безнең бурыч – авыл халкын ил яңалыклары белән таныштыру иде. Өлкән яшьтәге авылдашларыбызның өйләренә китаплар алып бара идек. Китапханәдә узган һәр чара турында язып “Сельский труженик” район газетасына җибәреп тордык. Бүген авылдашларыбыз тату, аралашып яшиләр. Дини бәйрәмнәрне оештырабыз. Туган якларында хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан Сәхифә, Зәрә, Тамара, Зөлхәҗҗә апалар белән җомга саен мәчеткә барабыз. Авылыбызда мәчеткә бабайлар, абыйлар сирәк йөри. Бигәтен авылының иң өлкән кешесе, тыл ветераны  Мофтах Исәнбаев 90 яшен каршы алды”, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. Тормыш авырлыкларын сабырлык, түземлелек белән үткәргән Рәүфә апа бердәнбер улы Риналны үстерә, аңа белем, яхшы тәрбия бирә. Улы милиция майоры булып лаеклы ялга чыкач, хезмәт юлын Тубыл шәһәренең 9нчы мәктәбендә дәвам итә. Тормыш юлында Рәүфә апага хатын-кыз эшен дә, ирләр эшен дә башкарырга туры килә. Әнисенең ярдәмчесе – улы һәрвакыт аның янында була. Бүген улын, ике  оныгын күрергә ашкынып ул Тубыл шәһәренә килә. “Балам гаиләсе белән авылга кайтып хәлемне белеп торалар. Киленем дә ярдәмчел, ачык йөзле, кунакчыл. Аларны күреп, улымның, оныкларымның уңышларына сөенеп, горурланып яшим. Илгә тынычлык телим, яшьләрнең киләчәге якты, өметле булсын”, - диде ул.

 Рәүфә апа сөйләгәндә аның җылы карашында кояш нурлары балкыгандай булды. Ул саф күңелле, аралашучан, ярдәмчел кеше. Авыл мәчетендә кассир вазифасын үтәүче әби мәчеткә йөрүче авылдашлары турында да сөйләп китте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836