#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханәдә очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

13-4Луиза Сөрмәтованың 2016 елда дөнья күргән, ноталарга салынган 84 әсәрне эченә алган “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабы укучыларында зур кызыксыну уятты. Аны башка милләт вәкилләре дә китапханәләрдән алып, себер татар җыр-моңнары белән танышалар. Күптән түгел китапның өстәмә тиражы дөнья күрде. 21 март көнне Төмән шәһәренең 16 нчы китапханәсендә аның авторы Луиза Рәис кызы белән очрашу һәм китап белән танышу кичәсе үткәрелде. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала иде.

- Өлкәбездә басылып чыккан әлеге басмага себер татарлары җыр сәнгатенең иң матур үрнәкләре урнаштырылган. Алар рус теленә тәрҗемә белән бирелгән. Себер татарларына хас барлык фонетик үзенчәлекләр дә сакланган. Луиза Рәис кызы 1992 елдан бирле фольклор җыю, өйрәнү белән шөгыльләнгән. Җыентыкта Төмән, Яркәү, Ялутор районнары авылларыннан тупланган материаллар кертелгән. Ә инде беренче язма әбисеннән яздырып алынган. Л.Сөрмәтова Яркәү районының Тархан авылында музыкага гашыйк гаиләдә туып-үсә. Ул, электән безнең буын вәкилләренең һәркайсы җырлый иде, дип сөйләде. Үзе дә 5 яшеннән җырчы булырга хыяллана. Хәзер дә концертлар оештыра, себер татарларының үзенчәлекле халык җыр мәдәниятен пропагандалый. Автор себер татарларының җыр мәдәнияте, жанр составы, тематикасы, фольклор әсәрләре турында сөйләде, себер татар теле белән таныштырды. Мөнәҗәтләр, бәетләр, такмаклар башкарды.

Китапханәнең уку залында рус, татар, казахлар бар иде. Барысы да кызыксынып тыңладылар, соңыннан бергәләшеп төйдереп тә алдылар, - дип сөйләде өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәүзия Марганова (рәсемдә: Л.Сөрмәтова белән). Фәүзия Фәиз кызы үзе дә чыгыш ясап, һәркемне бөтендөнья поэзия көне һәм себер татарларының яңа елны каршы алу бәйрәме - Әмәл белән тәбрикләде. Луиза Рәис кызына себер татарларының җыр мәдәниятен пропагандалаганы, мәгърифәтчелек эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Катнашучылар мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрүне сорадылар.

Соңыннан автор “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабын китапханәгә бүләк итеп калдырды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836