Материалы

Китапханәләргә олы бүләк

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яшь буын“ өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе Фәрид Корманов Тубыл районындагы китапханәләргә дип 225 татар телендә язылган, себер татарларына багышланган китап бүләк итте. Аңа Тубыл районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы исеменән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулар арасында шигырьләр җыентыклары, балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, татарлар тарихына багышланган китаплар да бар. Безнең фондка күп кенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикасы басмалары да урнаштылар. Татарстан Республикасының милли китапханәсеннән тагын бер кыйммәтле бүләк алдык.

“Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итү” программасы буенча безнең Тубыл район китапханәләренә 95 яңа татар китап килде. Шулар арасында Г.Тукайның биографиясе (II том), “Милли сүзлеге” (II том), популяр әдәбият, балалар, яшьләр өчен һәм фәнни китаплар, тарих белән кызыксынучыларга “Бархатная книга Чингиз-хана” һәм Күчем ханның шәҗәрәсе бар. Җирле шагыйрәбез Галия Абайдуллинага да рәхмәтебезне белдерәбез. Ул яңа китабы чыккан саен безнең китапханәгә бүләк итеп тора. Һәм башка татар язучыларына да рәхмәтлебез. Китапханә - ул акыл һәм белем чыганагы, никадәр китаплары күп булса, шулкадәр ул бай була.

Зөлфирә ФАЗЫЙЛОВА, китапханәче. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума