#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китаплар презентациясе

последние и лучшие новости искусства в мире

17-3Энциклопедик фәннәр академиясе әгъза–корреспонденты, өлкә себер татарлары язучылар оешмасы әгъзасы Клим Садыйковның китаплары презентациясе Тубыл районы китапханәсендә булып үтте. Китапханә мөдире Эмилия Иванова кунакларны сәламләп Клим Солтан улының биографиясе белән таныштырды. Экраннан ветеран укытучы, галим, танылган шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотопрезентация күрсәтелде. Халык педагогикасы, тел, милли татар мәктәбе проблемалары буенча 140тан артык мәкалә язган, монографияләр һәм берничә китап авторы үзенең фәнни һәм иҗади эшләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Һәр китап турында тәфсилләп сөйләде. Җирле шагыйрәләребезнең иҗат иткән әсәрләрен редакцияләгән китаплар да күргәзмәдә урын алган иде. Клим Солтан улы мәкаләләре, фәнни китаплары белән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулаган. “Татар милли мәктәбенең булачак укытучыларында этник педагогик мәдәниятне формалаштыру“ дип исемләнгән фәнни китабы 2006 нчы елны Сочида узган бәйгедә Лауреат дипломы белән бүләкләнә. 2016 елны Екатеринбургта “Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә хезмәт батырлыгы” темасына узган бәйгедә 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Китаплар презентациясен оештыручыларның берсе - Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских авторны шатлыклы вакыйгалары белән котлап, аның эшләгән хезмәтенә югары бәя бирде. Китап яратучылар Клим Солтан улын “Солдат хатлары”, рус телендә күптән түгел дөнья күргән “Тропы жизни” китаплары белән котлап теләкләрен юлладылар. “Авторның бу китаплары укучыларын үткән гасыр вакыйгаларына алып бара, безгә таныш булган кешеләр белән очраштыра. Илебез кичергән вакыйгаларны белергә ярдәм итә”, - диде Зәйтүнә ханым. Шулай ук алар китапларның эчтәлеге буенча фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллина биш китабын редакцияләүдә ярдәм иткән Клим Солтан улына котлауларын, рәхмәтләрен җиткереп, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Китапханәгә җыелучылар Клим Солтан улының иҗаты белән таныш булуларын һәм кызыксынуларын дәлилләделәр.

Бу очрашу халкыбызның бердәмлеген, китапханә хезмәткәрләренең тырыш эшчәнлеген күрсәтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836