Материалы

Китапта милләт тарихы

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән дәүләт университеты каршында эшләп калган “Тюркология үзәге” директоры Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Алишинаның исеме Россиядә яшәүче киң катлау зыялыларга гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә билгеле. Төп иҗат юнәлешендәге эзләнүләре белән беррәттән ул туган төбәгебез тарихы, себер татарларының әдәбияты, мәдәнияте, себер татарлары тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләрнең мирасын өйрәнү, халыкка кайтару кебек актуаль темаларны яктырткан бик күп хезмәтләр язды.

Киң колачлы галимә әле революциягә кадәрге хакимият чорында халкыбызның иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте өлкәсендә эшләп шөһрәт алган галим, мәгърифәтче, публицист, гомерен ислам тәгълиматын өйрәнүгә, таратуга багышлаган Әбдрәшит Гомәр улы Ибраһимов, себер татарлары тарихын, телен, килеп чыгышын төпләп өйрәнүче академик, этнограф, бөтендөнья академигы Фоат Тач-Әхмәт улы Вәлиев, “Мактаулы бохаралылар” дигән китабын язып себер татарлары тарихында урын алган эшмәкәр - сәүдәгәр, прогрессив карашлы шәхес Әхмәтвәли Менгер һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән себер татарлары тарихында тирән эз калдырган Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков Сәйдуков турында язып (“Хикмәт” № 2, 6, 9-2018), алар биографиясендә әле халыкка билгеле булмаган үзенчәлекләрен ачты. Әлбәттә, бу хезмәтләр себер татарларының күп гасырлык рухи–мәдәни мирасын, тарихын, шөһрәтле зыялыларын барлау күзлегеннән язылган хезмәтләр.

Җанында олы гамь, милләт гаме булган Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның иҗат офыклары киң һәм еллар үткән саен киңәйгәннән киңәя генә бара. Менә тагын безнең иҗат киштәләребездә аның әле күптән түгел генә дөнья күргән “Булат Сөләйманов һәм аның туган ил мәдәниятендә мирасы” исемле саллы хезмәте урын алды.

Китап Булат Сөләймановның төп иҗат этапларын билгели торган 6 бүлектән тора. Соңгы бүлектә шагыйрьнең иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында библиографик белешмә һәм авторлар турында мәгълүмат бирелгән. Авторлар төрле: яшьләре, яшәү дәверләре буенча да, милләтләре буенча да. Китапка узган гасырның икенче яртысыннан алып бүгенгәчә иҗтимагый сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышыбызда тирән эз калдырган галимнәрнең, замандаш шагыйрьләрнең, әдәбият-сәнгать әһелләренең, күренекле җәмәгать эшлеклеләренең, дусларының, туганнарының шагыйрь иҗаты, тормышы, иҗтимагый эшчәнлеге турында үзләрен җәлеп итеп торган фикерләр – 90га якын мәгълүмат, истәлек–хатирәләр тупланган. Китап Булат Сөләйманов иҗаты, тормышына багышланса да, төп сүз, барыннан да бигрәк, шагыйрь яшәгән заман, чор турында. Китаптагы хезмәтләрдә шул чор рухы, шул чор фикер ияләре тарафыннан шагыйрьнең дөнья күргән китапларында чор–заман, милләт язмышы турында уйлануларга корылган шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмаларына күзәтү ясала. Шунысы әһәмиятле, китаптагы публициcтик мәкаләләр булсынмы, истәлек–хатирәләр булсынмы XX гасырның 60–90 елларындагы татар әдәбияты, мәдәнияте, татар шигърияте хәлен, әйтергә кирәк, әдәби хәрәкәтнең шактый катлаулы хәлен һәм әдәби–мәдәни, сәяси вакыйгаларны күзәтү рәвешендә язылып, укучының игътибарын шул чорның тарихи сәхифәләренә юнәлтә. Булат Сөләймановның күңел дәрьясы, хис–кичерешләре кызыклы да, катлаулы да, мәгънәле дә, гыйбрәтле дә, фаҗигале дә булган тормыш, иҗат юлы авторларның (алар 60лап) публицистик мәкаләләрендә, шагыйрьгә атап язылган шигырьләрендә, укытучы педагогларның сценарийларында, викториналарда чагылыш тапкан.

Күпчелек авторлар шагыйрь иҗатын тулырак яктыртучы, шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирүче өченче китабы “Мин себер татарымын” (1998 ел) китабына мөрәҗәгать итәләр. (Ибукова В.Н., Тугыз мәктәбе; Зимагулова А.Ю. Казанлы мәктәбе; Муллачанова Г.Х. Шыкча мәктәбе; Мусамбекова Р.Р. Казан, Айдар Халим, Яр Чаллы; Шаһбанова Хәбибә, Төмән).

Шагыйрь иҗатының индивидуаль үзенчәлеге – үз туган җиренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында дулкынланып, ярсып язуында. Ул үзенең эчке кичерешләрен укучыда куаныч та, моңсулык та уята торган картиналар аша бирә, себеренә, аның кешеләренә, табигатенә гашыйк. Туган ил, туган авыл, ана образына мөрәҗәгать иткән шигырьләре турындагы фикерләрне югарыда әйтелеп киткән мәктәпләр сценарийларында, викториналарда һәм өлкәбезнең күренекле укытучыларының публицистик язмаларында күреп була. Милли горурлык, халыкның язмышы турында уйлану-борчылу хакында язылган шигырьләрен укыганда, ирексездән көрәшче шагыйрьләр иҗатын күзаллыйсың, шигырьләре аның милләт өчен көрәшүче батыр дәрәҗәсенә күтәрә.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Айдар Хәлим “Булат Сөләйманов шигъриятендә шәхес һәм милли дәүләтлелек” дигән мәкаләсендә Б.Сөләймановны иң югары пьедесталга бастырып, югарыда әйтелгән көрәшче шагыйрьләр рәтенә куйды. «Һ.Такташның дәвамы иде ул. Без характерларыбыз, башкаларга охшамаганлыгыбыз, икебезнең дә чит-ят яклардан килүебез белән бер-беребезгә якын идек. Без йөрәктәге рухи эскәкләребез белән илдә югала барган халкыбыз, шәхес һәм дәүләтебезне эзләп, төне буе диярлек йокламадык. Шагыйрьнең язмышы фаҗигале булды һәм бу фаҗига... барча милләтебезнеке кебек, сәяси, мәдәни, икътисади хокуксызлыгы нәтиҗәсе иде. Колониаль изү – күзгә сытылып чыккан моң ташкыны – Булатны шагыйрь иткән булса, шул ук үзенең кешелексез сагышы – милли дәүләтсезлек аны бездән алып та китте. Азмы алар, бу юлда без биргән корбаннар?»

Булат Сөләйманов иҗатын тирән анализлап, бик дөрес, ачык бәяне бирә белгән язучы Айдар Хәлимгә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең.

Хөр күңелле Айдар Хәлим фикерләрен язучы Әхмәт Гадел истәлек язмасында да очратырга мөмкин. “Булат син, һичшиксез, авыр хәлдә калган халык белән бергә булырга тиеш... милләтеңә... өлкә дәүләт оешмасы булдырырга кирәк. Син шуның өчен көрәшергә тиешсең, чөнки бөек цивилизация – Себер мәдәнияте югалу алдында тора...» Әхмәт Гаделнең бу сүзләре ачыктан-ачык көрәшкә чакыру булып яңгырый. Шагыйрь турында себер татар язучылар союзы әгъзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов та: “Уй-фикерләре бер. Себер татарларының аерымлыгы турында үз сүзен урынлы әйтә белүче шәхес – аның милли карашлары халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланулары публицистикасында да ачык чагылды”, - дип язып чыкты.

“Әнәс Гаитов Булатның иң якын дусты, алар икесе дә чордашлары арасында милләт өчен җан атып, аның һәр сулышын тоеп яшәгән шәхесләр. Аларны халыкның моң-зарлары, хәерчелеге дә, наданлыгы да борчый, уйланырга мәҗбүр итә. Милләт язмышы бу ике шәхеснең яшәү принцибы иде”. Басмадагы игътибарга лаеклы хезмәтләрнең тагын берсе – җәмгыять тормышындагы әһәмиятле мәсьәләләр турында уй-фикерләре, әдәбият-сәнгать үсешенә мөнәсәбәтле караш-күзәтүләрен эченә алган “Себер татарларыннан чыккан шагыйре халкымның” мәкаләсендә РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгыйдә Хәйруллина Булат яшәгән чор тарихына игътибарын юнәлтә. Әйе, аның язмасы шул чор тарихы. Татарлыгыбызны югалту ХХ гасырның 60 елларында мәктәпләрдә барлык фәннәрне рус телендә укытудан башланды. 1980 елны мәдәният, әдәбият, телебез, гореф-гадәтләребезнең юкка чыга бару елларында татар яшьләрен, интеллигенциясен оештырып, татарлыкны саклап калудагы эшчәнлеген тәфсилләп язган бу хезмәте Булат яшәгән чорны күзалларга ярдәм итә. Бу еллар турында күренекле язучы Марсель Галиев та: “Без казан татарларыннан телебез белән дә, гореф-гадәтләребез белән дә аерым халык дигән фикерләре белән сиксәненче еллар азагында, илнең асты-өскә килгән болгавыр дәвердә Б.Сөләйманов сәясәткә кереп китте. Шагыйрь йөрәкле кешегә хәтәр юл иде бу”, - дип “Күчем хан оныгы” бәянендә искә ала.

Бишенче бүлектә Булат Сөләймановның рус теленнән тәрҗемә ителгән “Матур әдәбият мирасы” һәм “Әни” хикәясе теркәлгән. Әле моңарчы бер үк китапта параллель рәвештә бер үк текстларның төрле телдә басылганы юк иде. Әлбәттә, китап өчен бу да күркәм яңалык.

Күләм ягыннан аның шигырьләре күп булмаса да, әсәрләренең камиллеге, эчкерсез-ихласлыгы, лирик-фәлсәфи тирәнлеге, үзенчәлекле формасы, дөньяны үзенчә фәлсәфи-сурәтле итеп күзаллавы белән аерылып торалар. Шигырьләре – якты шигырьләр. Бер шигырьләрендә аның зирәк акылы аша туган тормыш күренешләре, вакыйгалар булса, икенчеләрендә үкенеч һәм милли рух, тирән фәлсәфи уйлар, фикерләр аша җәмгыятьтәге гаделсезлекләргә рухи канәгатьсезлек белән сугарылган хис-моң чагылыш тапты.

Беркайчан да талантлы шәхесләргә яшәү, иҗат итү җиңел бирелмәгән. Ә бит нинди язмыш сынауларын үтеп тә, җанында ышаныч-өметен сүндерми саф күңелен саклап кала алган Б.Сөләймановның шигырьләре теләсә нинди давылларны җиңә алырлык, күпләрне үзенә җәлеп итеп тора алырлык сәнгати әсәрләр. Алар рус теленә дә бик аңлаешлы тәрҗемә ителгәннәр.

Бу китапны мондый югарылыкта чыгару өчен Хәнисә Чәүдәт кызы беренчел чыганаклар – дистәләгән “Сөләйман укулары” басмаларын, исәпсез-хисапсыз газета-журналларны, үзенә кирәкле материалларны, шагыйрь турында милләттәшләренең, Казан шагыйрьләре, язучыларның, җәмәгать эшлеклеләре (матбугатта дөнья күргән хезмәтләрен, истәлекләрен) әлбәттә, берәмтекләп карап, укып, анализлап чыккан. Алай гына түгел “XXI Сөләйман укулары» конференциясенә материаллар әзерләү чорында шагыйрь эзләреннән ул укыган югары уку йортларында – Төмән, Казан, Казан университеты, Мәскәү – М.Горький исемендәге Әдәбият институтында булып, булачак шагыйрьнең гомер буе үзен халыкчанлык идеяләренә багышланганына инана. Бу эшнең авырлыгын үзе эшләгән, аның ни икәнен үз җилкәсендә татыган кеше генә белә һәм бу эшләр сабырлык, түземлелек һәм игътибарлылык сорый торган гаять авыр хезмәтләр. Ә бу сыйфатлар галимә Алишинада бар.

Аның бу сыйфатларын өлкә Думасы депутатлары да, Хөкүмәт башлыклары да югары бәялиләр. Аның мәдәни эшчәнлегенә бәя биреп Төмән өлкәсе Думасы депутаты Ю.Конев: “Төмән өлкәсендә татар телен, мәдәниятен саклаучы, яшьләрне, өлкәннәрне бу рухта тәрбияләүче кешеләр бар. Беренче урынга мин галимә Алишинаны куяр идем. Ул бу юнәлешнең “моторы”, алга таба “этәргече”, - диде. (Умитбаева Р.Р.16 бит). Ә бит дөрестән дә бүген төбәгебездә Алишина кебек кыю фикерле, туры сүзле, милли рухлы шәхесләр бик сирәк. Хөрмәтле депутат әйткән юнәлештә бик күп эшли ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, югары зәвыклы, туган тел, милләт гаме белән сугарылган фикерләр, публицистикага караган хезмәтләре дә актуаль яңгырашлы, кыюлыгы белән аерыла.

455 биттән торган “Булат Сөләйманов һәм аның туган ил мәдәниятендә мирасы” исемендәге күркәм хезмәте – Булат Сөләймановның рухи бай мирасын мәңгеләштерүдә, мәгърифәт, рухият казанышларыбызны барлауда, ХХ гасырның икенче яртысында себер татарлары тарихын объектив рәвештә тәфсилләп язылган материаллар туплауда кыйммәтле тарихи чыганак булып тора

Хәнисә Алишина җитди галимә буларак, үзенең бу затлы хезмәте белән халык, милләт гаме, аның мәнфәгатен кайгыртып, фидакарь эшләүче зур шәхес икәнен раслады. Ул милләт өчен, хаклык, гаделлек өчен көрәшүче милләт кызы. Әлбәттә, ул дан-дәрәҗәләргә, әдәби премияләргә лаеклы иҗат иясе. Бу китап Булат Сөләйманов исемендәге премиягә, һичшиксез, лаек.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, Россия Федерациясе,
Татарстан Республикасы журналистлар Союзы әгъзасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума