#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Классташларым

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яшьлек килә дә китә, картлык килә дә кала”, дигән әйтем дөрес икән. Ямьле Иртеш буйларында яшәп, әтине юллама белән Велижан районы, Урманбаш авылына җидееллык мәктәп ачарга җибәрделәр. Әнинең әтисе Гомәр бабай сөргенгә куылгач, аның йорты белем йорты хезмәтен үти. Әни үзе үскән йортта балаларга ана теленнән белем бирә. Яңа директор күп көч куеп мәктәпне булдыра, тирә-як татар авылларыннан да укучылар җыя. Авыл җанланып китә, халык шат була. Тик үзенә яңа мәктәптә ике елдан да ким эшләргә туры килә: башта фин сугышына алына, аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Бөтен халык әнине якын күреп үз итсәләр дә, аңа “халык дошманы” кызы дип кырын караучылар да табыла. Күрше Уфим авылына күчеп торырга мәҗбүр була.

Сугыш башлангач, чит авылдан килеп укучылар таралдылар, бик әзләре укуны дәвам итте: Муллиннән – Гөлкәбирә, Рәшидә, Гыйззелбанат, Усманнан Таһир, минем абыйларым – Наил, Нариман, Казанлыдан – Миңлегөл туктамадылар.

Таһир Гыйльфанов минем абыйларым белән миннән югарырак классларда укыды. Башта безнең классыбыз зур иде, читтән килүчеләр бер Салаирдан – Нурия Азаматова, Әнүзә бар иде, Гөлкәбирә, Хәлимә, Нәгыймә, Фәүзия, Рауза мәктәпне тәмамладык. Егетләр: Камайдан – Минсадыйк, Миннеәхмәт, авылдан – Зарифҗан, Шәрифҗан, Исмәгыйль, Әгъзам, Рифкать – аларны сугыш барышында ук “чүпләделәр”, ундүрт яшьлекләрне ФЗОга, олыракларны сугышка ала тордылар. Җиденчене тәмамлаганда бары тик Әгъзам гына калды.

Без, чит авылдан килеп укучылар, биштәр белән бәрәңге, сөт күтәреп киләбез, кышын чаңгыда йөрисе җиңелрәк.

Мәктәпнең яхшы чаңгыларын сугышка алып, кайдандыр «брак» чаңгылар кайтардылар. Сугыштан яраланып кайткан Гапсалих Ногманов абыйны военрук итеп билгеләделәр, ул безне чаңгыда шудыра, бер кече колибрлы винтовка бар иде, күзне бәйләп, йозаклау өлешен (затвор) сүтеп, яңадан җыйдыра иде. Авыл фельдшеры безне – кызларны – санинструкторлыкка әзерләде. Колхозда нинди эш булса да, чакырып алалар иде.

Ә гел ашыйсы килә. Мәктәпнең вак кына бәрәңгесе бар иде, аны техничка Гөлсем апа әрчемичә генә ярып шулпалап пешерә. Ашыйсың инде ач булгач. Язын, җир кардан эрүгә, барыбыз да өшегән бәрәңге җыеп тамак туйдырабыз. Яз җиткәч, эшләр тыгызлана – зурлар белән беррәттән печән нормасы салалар. 12-13 яшьлек “егетләр” җир сукалыйлар.

Ә шулай да, яшьлек заяга узды, дип әйтәсе килми, вакытында күңел ачтык, концертлар куя идек. Ул вакыттагы директор Нурҗиһан апа Нигъмәтуллина, картада билгеләр кадап, сугыш хәлләре белән таныштыра иде.

Юк хәзер минем классташларым – кайсысын сугыш алды, кайберсе яраланып, авыру булып кайтып дөнья куйдылар.

Дүрт ел бергә укыган классташ дусларымның рухлары шат булып, соңгы урыннары оҗмахта булса иде, дип телим.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836