Командировкалар

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3«Яңарыш» өлкә татар газетасына 32 яшь тулды. Редакциядә 26 елга якын эшлим, шушы чорда командировкаларда өлкәнең кайсы гына почмагында булырга, кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде.

Мәсәлән, 1998 елның җәендә газетаны оештыручы, беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов халыкны газетага яздыру, материаллар туплау максаты белән Вагай, Тубыл районнарына җибәрде. Бәек, Күбәк, Татар Вагае, Тубызы, Бегишево авылларында булдым, якыннан себер татарлары тормышы белән таныштым. Кайда мотоциклга утырып, кайда җәяү атлап шушы авылларны йөреп чыктым. Авылларның бик якын урнашуларына гаҗәпләндем. Күбәк авылы бигрәк матур урында утыра: яр буйлап Иртеш елгасы җәелеп ята, елгада ап-ак пароходлар йөзә.

Шулай ук 1998 елның җәендә «Икарус» автобусы белән Ялутор районы, Аслана авылына өлкә Сабантуена бардым. Ни өчендер шундый зур автобуста 4-5 кеше генә булды. Төмән өлкәсе губернаторы Леонид Рокецкий тормыш иптәше белән килгән иде. Тормыш иптәшенә якташларыбыз мамык шәл бүләк иттеләр. Сабантуй күңелле үтте, авыр еллар булуга карамастан, сый-хөрмәт мулдан булды.

«Яңарыш» газетасының 20 еллык юбилеена карата алдан һәр районның татар авылларында милләттәшләребез белән очраштык. Кышын сазъякта – Лаемтамак авылында булдык. Зур шакмак итеп киселгән боз өелеп куйган. Мондыйны беренче тапкыр күргәч шаккаттым. Ул бозны ваклап, чәйнекләргә салып эчү өчен кайнаталар икән.

Бер елны Түбән Тәүде авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзер инде мәрхүм Фәттах абый Шакировны эзләп өенә бардым. Сугыш турында сөйләшкәннән соң, фоторәсемгә төшүен сорадым. Улы белән оныгы орден-медальләр тагылган яңа костюмын кидерделәр. Йортларының капка төбендә чәчәкләр арасында рәшәткәгә тотынып Фәттах абый рәсемгә төште. Өйләренә кергәч бал белән чәй эчтек. Сугыш ветераны белән очрашуыма шатланам. Алар инде бармак белән исәпләрлек кенә калдылар.

2006 елны февральдә Төмән өлкәсендә татар мәдәният көннәрендә Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге «Әхтәмушки» халык ансамбле артистлары белән 2 мең чакрым җир йөрдек. Фольклорчы Әлминур апа Патршина, Каскараның «Дуслык» ансамбле әгъзасы Мәрьям апа Әскәрова да бардылар. Вагай районының Казанлы, Тугыз, Усак, Аромаш районының Чумык, Үткәрмә авылларында булдык. Усак авылында Әлминур апа уллары белән очрашты. Биш егет арасында Рәҗәп исемле улы бигрәк нечкә күңелле икән. Әнисен күргәч кочаклап елады, үзе кечкенә кызын җитәкләгән. Концертны карамады, мәдәният йортының сәхнә артында артистлар янында булды. Әнисен никадәр яратуы, сагынуы йөзенә чыккан иде.

Без, редакция хезмәткәрләре, Тубылдан кайттык, машина рулендә редакторыбыз Алсу апа Сәгыйтова иде. Туры ашыгып тимер юлы вокзалына киттек. Максатыбыз – Казаннан килгән күренекле язучы Вахит Имамовны поездга утыртып озатып калу. Баскычларга-күперләргә менеп-төшеп поездга өлгердек, Казан кунагын шулай озаттык.

Бервакыт, язын, Казанда яшәүче якташыбыз шагыйрь Шәүкәт Гаделша, Гөлнур Вәлиева һәм мин Түбән Тәүде районы, Паченка авылында Ермак булган урыннарны карадык. Арбалы атта бер малай китеп бара иде, без аны туктатып авыл тарихын сорадык. Ул безгә җентекләп сөйләп бирде, яшь баланың тарих белән кызыксынуы шатландырды. Шуннан Канчәбер аша Тубылга конференциягә киттек. Шәүкәт абый Канчәбердә дусларын эзләп өйләргә кереп чыкты. Алар исән булмауларына нык кайгырды.

Яркәү районы - Карбан, Кызылъяр, Тәүде, Тараканово, Плеханово, Усалка, Ялутор районы - Исәт, Сәел, Аслана, Бумаер, Кактамак, Тубыл районы - Байкалово, Уба, Арткавыл, Түбән Тәүде районы - Тукман, Киндерле, Канчәбер, Эске, Чугунаево һәм башка авылларга махсус рәвештә бардым. Ялутор шәһәрендә булганда өч көн буена редактор Алсу Мөхәммәтәмин кызы белән элемтәдә булдык. Бу шәһәрдә беренче тапкыр булгач, Алсу апа хәлне сорашып торды, куркынычсызлык өчен борчылды.

Төмән районының барлык татар авылларында булдым. Мәсәлән, бер елны Ямбай авылы ветераннар советы рәисе Майшәкәр апа Фәйзуллина пенсионер апаларны өенә җыеп, очрашуга чакырды. Мул өстәл артында тыл хезмәтчәннәре белән хатирәләрен яңарттык.

Кайда гына бармыйк, һәр җирдә якташларыбыз хуш күреп каршы алалар, озатып калалар. Аларда гади, кунакчыл, мәрхәмәтле кешеләр яши. «Яңарыш» газетасын яраталар, укыйлар, өлкән яшьтәгеләр сагышка бирелеп, сагынып Азат абый Сәгыйтовны искә алалар. Милләттәшләребез арасында газетаның абруе зур, авылларда һәр санын көтәләр.

Шушы авылларда безнең хәбәрчеләребез яши, матур мәкаләләре белән халыкны шатландырганнары өчен зур рәхмәт.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума