Материалы

Комарау авылы турында китап

последние и лучшие новости искусства в мире

21-4”...Авылда токым-токым булып Авняковлар, Бакиевлар, Әбдрәшитовлар, Гафуровлар, Шаһбановлар, Моратовлар, Мировалевлар, Ногмановалар, Комаровлар, Янгучиннар, Мадьяровлар һ.б яшәгән. Нинди матур, көйле, моңлы, җырчы халык булган авылда... ” (Альберт Урамаев).

Тубылда Рәшидә Корман кызы Бакиеваның “Туган авылым Комарау” дигән тарихи–публицистик китабы дөнья күрде. 100 данә тираж белән басылган, 4 бүлектән торган китапта мәгълүматлар рус һәм татар телендә бирелгән. Тамырлары белән ерак чорларга барып тоташкан Комарау авылы турындагы яңа китапта авылның тарихы, Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл халкының тормышы, сугыштан кайтмаучылар исемлеге, сугыштан исән кайтучылар турында мәгълүмат, тарихи, төсле фотолар кертелгән.

Озын гомерле авылдашлары, сугыш ветераннарының фотолары да куелган. Китапны киләчәк буынга тапшыручы - РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева: ”2018 нче елны Казанда узган туган якны өйрәнү темасына багышланган форумда катнашкан идем. Анда тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков авыллар тарихын өйрәнергә, язарга, китаплар чыгарырга кирәклеге турында чыгыш ясаган иде. Шул вакыттан Комарау авылының тарихын белгән якташларым белән очрашып, мәгълүмат җыя башладым. Фәнни яктан тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских белән киңәшләшеп эшләдек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап язылган китапта авыл тарихы, 19-20 нче гасырлардагы халык тормышы чагылдырылган. Иң әһәмиятлесе: ил азатлыгы өчен көрәшкән комараулылар кемнәр икәнлеге, исән кайтканнарның сугыштагы һәм тыныч тормыштагы батыр, тырыш хезмәтләре урын алды. Китапны бастырып чыгаруда, материаллар туплауда зур ярдәм күрсәткән авылдашларыма, китапның редакторы педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйковка, соавторларым – Зәйтүнә Тычинских, Сәкинә Зәнкиевага рәхмәтләремне юллыйм”, - дип сөйләде.

Китапны чыгаруда ярдәм иткән, туган авыллары турында хатирәләрен саклап, җан атып яшәүче якташларыбыз булганда буыннар чылбыры өзелмәс. Туган авылларын сагыну хисе белән язган язмаларны укып Комарау авылы халкын башка авылларга үрнәк итеп сөйлисе килә. Алар Бөек Ватан сугышында вафат булганнарга хәтер билгесе куйганнар, зиратларына юл ясатканнар, “Цым”га милләттәшләребез бергә җыелып зиратка чыкканнар, мәрхүмнәргә Коръән ашлары үткәргәннәр... Ә инде яңа гына чыккан “Туган авылым Комарау” исемле китап бай тарихлы, хезмәт сөйгән, күп еллар элек монда тырыш милләттәшләребез яшәгән авылның өлкәбез тарихында да югалмаслыгын дәлилли.

Авылдашларына, укучыларына, үзләренең үткәнен һәм бүгенгесен белергә теләүчеләргә адресланган китап белән танышырга теләүчеләр Тубыл район үзәге китапханәсенә мөрәҗагать итә алалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума