Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Комсомол - бөек эшләр үзәгендә булды

последние и лучшие новости искусства в мире

33-13Бу көннәрдә регионыбыз Төмән комсомолының 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шуны искәртеп үтик, өлкәдә комсомол оешмасы Ишим, Сургут, Тубыл, Төмән, Ялутор шәһәрләрендә беренче яшьләр берлеге төзелгәннән соң барлыкка килә. Әмма комсомол оешмаларының структуралары бары губерния территориясен колчакчылардан азат иткәннән соң гына формалаша. 1919 нчы елның 22 августында Төмән яшьләре утырышында революцион яшьләр коммунистлар берлеге әгъзасы булырга язылу игълан ителә. Һәм бу дата Төмән комсомолының барлыкка килгән көне дип билгеләнә. Ә инде 1920 нче елның март аенда узган революцион яшьләр-коммунистлар берлегенең 1 нче губерния корылтаенда комсомол сафларына 1460 кеше кергән була.

1944 нче елның 14 августында Төмән өлкәсе барлыкка килү сәбәпле, Төмән өлкә комсомол оешмасы төзелә. Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, иске тормышка яңа сулыш өрүдә һәм барлык яшьләрне бер йодрыкка туплап тотуда гаять мөһим роль уйнаган комсомол шул еллардагы 29835 яшь егет һәм кыз өчен зур чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге була. Бөек Ватан сугышында өлкәбездән 14 мең комсомол фронтта фашистларга каршы көрәш алып бара. Бер карауга, 100 ел, тарихи яктан, күп вакыт та түгел. Әмма Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешмасында узган еллар хәзер дә күпләрнең хәтерендә, ул көннәрне искә алу җаннарны җылыта...

Яшьлек елларын, көчен, бар сәләтен якты киләчәккә багышлаучылар арасында Земфира Хәтмулла кызы Вәлитова (Рамазанова) да бар. Ул 1956 нчы елны Ялутор районы, Аслана авылында яшәүче Асия Шакир кызы белән Хәтмулла Хәким улы Рамазановлар гаиләсендә 7 баланың 5 нчесе булып дөньяга килә. Әтисе, Бумаер авылы егете, авыр сугыш юлын үтеп Берлинга хәтле җиткән солдат, исән-сау кайтып, 43 ел Аслана мәктәбендә балаларга белем биргән хөрмәтле укытучы. Әнисе, Күлавыл кызы, сугыш елларында Омск шәһәренең авиация заводында самолетлар җыюда булышкан. 1948 елда язмыш аларны очраштырып, гаилә корып җибәрәләр. Әти-әнисен искә алып Земфира Хәтмулла кызы: “Әти үлгәнгә - 10, әнинең вафатына 6 ел була. Әти үз гомеренә көндәлек алып барды. Бу көннәрдә кулыма шул көндәлек килеп эләкте, бар дөньямны онытып укып чыктым. Күпме хәтер, күпме тарих сакланган анда! Шунысы да игътибарымны җәлеп итте, дәфтәргә әтием үз кулы белән: “1977 елның 15 ноябрендә Земфира “Киров” колхозы комсомол оешмасының секретаре итеп сайланды”, - дип язып куйган”, - дип сөйләде.

Земфира Хәтмулла кызы балачактан бик актив була. ВЛКСМ сафларына ул 7 сыйныфта укыганда кабул ителә. Вакытында комсомол исемен йөртү зур дәрәҗә булып саналган, тәртибең, укуың яхшы булса, мәктәп тормышында актив катнашсаң, начар укучыларга булышсаң - шул очракта гына комсомол значогын тагалар иде. Нәкъ менә шундый сыйфатларга лаек булган кызга 2 елдан Аслана мәктәбе комсомол оешмасы секретаре вазифасын йөкләтәләр. 10 сыйныфны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Төмән педагогия университетына читтән торып укырга керә дә, туган мәктәбендә пионервожатый булып урнаша. Бераздан ул география, химия дәресләрен дә алып бара, интернатта тәрбияче дә булып эшли. Шул елларда өлгер, тырыш, ярдәмчел, ялкынлы йөрәкле кызны “Киров” колхозы комсомол оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Бу турыда ул: “Минем карамакта 100дән артык комсомол исәпләнде. Салих абый Шәяхмәтов – парторг, Әнис абый Латыйпов колхоз рәисе иде, алар мине гел үзләре белән кырларга, фермаларга йөрттеләр. Мин колхозчыларны дөнья, өлкә яңалыклары белән таныштыра бардым, лекцияләр укыдым, аларга булышып бергә эшләргә дә туры килде. Яшьләр белән күңелле чаралар, очрашулар, концертлар, өмәләр оештырдык. Башкарылган эшләр турында горкомга отчетлар язып, аларны атна саен Ялутор шәһәренә үземә алып барырга кирәк булды. Ә ул чактагы юлларны хәзер куркыныч төшләрдә генә күрәсең. Яшь идек бит ул чакта, комсомол юнәлешенә үзебезнең өлешне кертергә тырыштык... Бер сүз белән әйткәндә, минем гадәти тормышым әнә шундый иде, әмма бик күңелле яшәдек. Идеология бар иде, ул безне гел алга, яңа җиңүләргә, коммунизм төзергә чакырып торды. Район, өлкә конференцияләрендә катнаштым. Районда безнең оешма эшчәнлеге гел югары бәяләнде. Шул сәбәпле, горком, өлкәдән 30 кешене сайлап, Украина җиренә сәяхәткә алып барды. Заводта без Леонид Брежневның туганы белән очраштык, конференциядә катнаштык һәм шунда беренче мәртәбә “дискотека” сүзен ишетеп кайттык. 1980 елда комсомол юлламасы белән Индиядә булырга туры килде. Күрәсең, комсомол минем яшьлегемә генә түгел, язмышыма да уңай тәэсир ясады. Хәзерге көндә дә тормыш иптәшем белән төрле илләргә сәяхәткә йөрибез, безгә бу бик тә ошый”, - дип сөйләде.

1980 нче елда Земфира Хәтмулла кызы Тубыл районы, Күкрәнде авылы егете Азат Риза улы Вәлитов белән кавышып, Мегион шәһәренә күчәләр. Биредә кызлары Резеда белән уллары Альберт дөньяга килә. Кайда гына эшләмәсен, Земфира Хәтмулла кызы оешмасы дәрәҗәсен күтәреп, төрле бәйге, спорт ярышларында актив катнаша, өстәвенә ул белемен күтәрү буенча күп эшли, тагын берничә югары уку йортын тәмамлый.

Чынлап та, ул чорда комсомол, коммунист исемен йөртер өчен һәрьяктан да үрнәк булырга кирәк була. Ә җаваплылык турында сүз дә юк. 1980 елда актив комсомолканы партиягә кабул итәләр. Коммунист исемен йөртү нинди дәрәҗәдә җаваплы булуын Земфира Хәтмулла кызы үз җилкәсендә татый. 1985 нче елда гаиләсе белән Одессага җәйге ялга киткән арада, янгын чыгып, өйләре яна. Бөтен әйберләре, документлары белән бергә аның партия билеты да янып китә. Моның өчен Түбән Варта горком партиясе җыелышында, яшәр урыны, алмашка өс киеме булмаган, бу фаҗигадән айнып та өлгермәгән ханыма каты шелтә белдерелә. Моны ул тиешле дәрәҗәдә кабул итә...

Төмән өлкәсе комсомолының 100 еллыгы уңаеннан Земфира Вәлитова: “Без шундый чорда яшәп, шундый тәрбия алган кешеләр. Әлбәттә, сагындыра... Комсомол һәрвакыт хәрәкәттә, бөек эшләр үзәгендә булды, безне берләштерде, дуслаштырды. Яшь буынның рухи дөньясын баетуда, тормышка яңа караш тәрбияләүдә аның өлеше зур булды. Мин чын күңелдән комсомолларны уртак бәйрәмебез белән котлыйм. Чынлап та, безнең яшьлегебез комсомол юнәлеше белән бәйләнеп, сагынып сөйләрлек, горурланырлык узды”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836