Материалы

“Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам”...

последние и лучшие новости искусства в мире

47-5Октябрят, пионер, комсомол – болар өлкән буынның балачагын, мәктәп елларын хәтерләтүче яшьлек кайтавазы дияргә була. Советлар Союзы таркалгач, шаулап-гөрләп торган яшьләр хәрәкәтенең кинәт сүрелеп калуы шул чор кешеләренә бик авыр булды. Бүгенге көндә Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче Наил Хәлим улы Сабиров та язмышында зур роль уйнаган комсомолны, аның тарихта тоткан урынын, истәлекле вакыйгаларны сагынып сөйли.

- Без мәктәптә укыганда комсомолның чын-чынлап гөрләп эшләгән чагы иде. Хәзерге яшьләргә бу турыда сөйләсәң, мәзәк итеп кабул итәрләр. Ә ул чакта комсомолга керә алмау, армиядә хезмәт итмәү кебек ук, хурлык булып саналды. ВЛКСМ әгъзасы булмаганнарга күп кенә җиргә юллар бикле булды. Чөнки комсомолга тырышып укыган, тәртибе яхшы булган, милициядә исәптә тормаганнар гына алынган”, - дип сүзен башлады элекке комсомол.

Наил Хәлим улы 1950 нче елда Шыкча авылында 7 балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Ямбай урта мәктәбендә белем ала. Комсомолга 7 сыйныфта укыганда керә. Бу турыда ул: “Дәрестә Ватан сугышы геройлары Зоя Космодемьянская, Александр Матросовларның батырлыклары турында уку комсомолга карата аеруча зур кызыксыну тудыра иде. Һәм комсомол сафларына керү теләгемне тагын да ныгытты”, - дип әйтә. Армия сафына алынгач, физик яктан нык, көчле, спортчы себер егетенә, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы буларак, партиягә керергә тәкъдим ясала. 1972 нче елда хезмәттән кайткач, совхозда спорт буенча методист булып эшли һәм комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкара. Яшьләр белән төрле бәйгеләр, концертлар уздыралар, ферма, кырларга чыгып политукулар үткәрә, лекцияләр укый, райкомга отчетлар белән йөри. Шыкчада яшьләрне җыеп, клубны ремонтлыйлар. Явызбы авылында яшь комсомол бригадасы оештырыла, аның күрсәткечләре һәрвакыт югары була. Наил Хәлим улы үзенең фидакарь хезмәте өчен күптөрле Мактау кәгазьләре, билге-медальләр белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен алып 32 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. Ул: “Әйе, эштән бушап булмады, шуңа югары белем алалмадым. Әмма әти-әнигә энем Әхәтне укытырга матди яктан булыштым. Әхәт безнең ышанычны аклап, тырышып укыды, медицина фәннәре докторы исеменә лаеклы рәвештә ирешеп, өлкәгә үзен күренекле табиб итеп танытты. Күпме кешегә сәламәтлек, яшәргә өмет, гомер бүләк иткән энем 56 яшендә генә вафат булды. Халык аны олы хөрмәт белән искә ала, мин дә шундый энем булганы белән горурланам”, - дип сөйләде.

Наил Хәлим улы хатыны Хәлимә Салих кызы белән 40 елдан артык бәхетле гомер кичереп, 2 бала үстерәләр, бүгенге көндә 3 оныкларына сөенеп көн күрәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума