Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Комсомолка Әнисә

последние и лучшие новости искусства в мире

43-11Совет чорында алты орденлы бик тә данлы комсомол замандашлар күңелендә хөрмәт белән хәтерләрдә саклана. Илебезнең иң мөһим вакыйга, зур эшләр үзәгендә комсомол булды.

Комсомол сафында тәрбияләнгән, хезмәте белән комсомолга бәйле булган Әнисә Хисмәтулла кызы Камалетдинова мәктәптә пионервожатый булып эшли. Күпкырлы пионер эшен зур тырышлык белән алып барды. Җитмешенче елларда мин дә Юрмы пионер дружинасының җитәкчесе идем.

Без Әнисә белән район комсомол комитетында вожатыйлар семинарларында, отчетлар белән килгәндә очрашып тордык, якыннан таныштык, эш нәтиҗәләре, уй-фикерләребез белән уртаклаша идек.

Пионер дружинасының, отрядлар җыен-кичәләренә әзерлек үткәрү, тимер-томыр, кәгазь җыйдыру, “Аҗаган” спорт уены, бигрәк тә, пионер отрядларын активлаштыру, өлкәнәйгән фронтовик, тылда хезмәт иткән апа-әбиләргә ярдәм итүне оештыра. Җитез, өлгер Әнисә җитәкчелек эшләрен зур осталык белән алып барды. Уку елы ахырында район комсомол комитеты пионер слетлары үткәреп торды. Слетта пионер дружиналары делегациясенең рапорты, төрле бәйгеләр, спорт ярышлары уздырыла иде. Шулай ук, өлкә комсомол комитеты каршында үткәрелгән пионервожатыйлар семинарыннан соң, активист комсомол эшчеләре һәм алдынгы пионер җитәкчеләрен хөрмәтләү тантанасында булдык. Пионер эшендә тырыш, намуслы хезмәте өчен Икенче Вагай мәктәбе вожатые Әнисә Хисмәтулла кызына ВЛКСМның Мактау грамотасы һәм билгесе тапшырылды. Ул авыл комсомол оешмасында да актив була, җыелышларда кирәкле тәкъдимнәре, өмәләр оештыру һәм үткәрүне үз өстенә ала.

Әлбәттә, пионер эше катлаулы, үзенчәлекле иҗади эш төрләрен булдыруда эзләнергә мәҗбүр итә торган хезмәт. Гомумән, Әнисә Камалетдинова һәр эштә актив, тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен В.И.Ленинның юбилей медаленә лаек була.

Ул авыл мәктәбеннән соң Тубылдагы 15 нче унъеллык мәктәпне уңышлы тәмамлый. Әшледә башлангыч мәктәп укытучысы булганда институтның филология бүлегендә читтән торып укый. Юрмы егете Сәгыйть белән гаилә корып, бер кыз үстерәләр. Кызлары Лариса үз гаиләсе белән яши, бик тә кайгыртучан, кешелекле.

Әнисә Хисмәтулла кызы туган авылына кайтып педагогик хезмәтен дәвам итә. Пионер эшендә оста оештыручы апаны директорның тәрбия эше буенча урынбасары итеп куялар. Тәрбияче класс җитәкчеләре белән тыгыз бәйләнештә, уртак максатта бөтен күңелен, тырышлыгын биреп 10 ел эшли. Аның хезмәтендә җаваплы булуын күреп, авыл советы җитәкчесе итеп сайлыйлар. Ул бу эшендә дә сынатмый, авылдашларының ихтыяҗын үтәргә тырыша.

Район җитәкчеләре Әнисә Камалетдинованың педагогик хезмәттә булуын кирәк дип табалар һәм аны авыл унберъеллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бу җаваплы эшне 20 ел бар күңеле, тырышлыгы белән алып барды. Укыту-тәрбия эшләрендә һәм башка юнәлешләрдәге хезмәт нәтиҗәләре буенча мәктәп коллективы район буенча алдынгылардан саналды.

Энергияле, инициативалы җитәкче Әнисә Хисмәтулла кызы намуслы, тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен Мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Аның комсомол елларындагы хезмәт дәрте, эшчәнлеге лаеклы ялга чыкканчы сүнмәде. Чынлап та, ул авылдашлары, коллегалары, укучыларының горурлыгы, авыл, мәктәп тарихында тиешле урын алырлык күренекле шәхес.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Гөлҗиһан ЗАКИРОВА, ветеран укытучылар.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836