#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Конгресс хисап ясады

последние и лучшие новости искусства в мире

51-2Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән Милли Шура утырышы булды. Җыелышны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Чара Zoom-конференция режимында узды. Анда өлкәбездән “Яңарыш” татар газетасы директоры Алсу Сәгыйтова, конгрессның өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марат Корманов катнаштылар.

Көн тәртибендә ике төп мәсьәлә каралды: Бөтендөнья татар конгрессының 2021 нче елдагы эшчәнлек хисабы һәм 2022 нче елга эш планын раслау.

2022 елда конгресс һәм бөтен татар дөньясының эше “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” девизы астында оештырылачак, дип хәбәр ителде. Ике зур истәлекле чара узачагын да билгеләп үтте Милли Шура җитәкчесе. “Берсе – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы булса, икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессының  30 еллык юбилее һәм аның кысаларында чираттагы VIII съезд”, – дип аңлатты ул. Күп чараларның онлайнга күчүен билгеләп үтте. Киләсе елга да шулай онлайн һәм оффлайн рәвештә актив эшләргә кирәклегенә басым ясады Васил Габтелгаяз улы.

Конгресс эшчәнлеге турында еллык хисапны бирергә сүз оешма җитәкчесе Данис Шакировка тапшырылды. “Безнең таяну көчебез – ул сез, татар оешмалары. Пандемия шартлары чараларның уздыруын шактый катлауландырса да, әлеге кампания күп кенә төбәкләрдәге татарларыбызны активлаштырды”, - дип рәхмәт сүзләре белән башлады ул чыгышын. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар белән очрашулар уздырылуын, алар нәтиҗәсендә татар оешмаларына бина-офислар бирелүен, дәүләт программаларында уңышлы катнашып күп коллективларның милли киемле, музыка уен кораллы итү мөмкинлеге булуын белдек. Яшьләрне үстерүгә, чит илдәге татарлар белән эшләүгә аерым урын бирелә. Еллык планда билгеләнгән 357 чараның иң әһәмиятлеләренә аерым тукталды.

Аннары Милли Шура утырышында ел дәвамында башкарылган эшчәнлек хакында фикер алыштылар. Хисапка уңай бәяләр бирелде, киңәшләр, теләкләр дә яңгырады.

Күршеләребез Омск өлкәсе Большеречье муниципаль районы Үләнкүл  авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина да чыгыш ясады.

Ул май аенда Каракүл авылында булган фаҗигадән соң ярдәм күрсәткән милләттәшләрбезгә рәхмәтләрен җиткерде. Коточкыч янгын авылдагы барлык йортларны диярлек юк итте. Омск өлкәсе татар иҗтимагый оешмасы дөнья татарларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе хөкүмәте, илебез, Австрия, Австралия, Дания, Финляндия, Казахстандагы кардәшләребез ярдәм кулын сузалар. Зур булмаса да, һәр гаиләгә яңа йорт торгызыла.

Утырыш шундый күтәренке рухта, яхшы хәбәрләр, киләчәккә якты планнар белән тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836