Материалы

Корбан гаетенә багышланган концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

34-1115 нче август көнне Корбан бәйрәменә багышланган концерт Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концерт залында үтте. Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны узган Корбан гаете белән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов котлады. Ул яңгыравык, матур тавышы белән Коръәннән аятьләр әйтте. Аллаһыдан һәр мөселман кешесенә иман байлыгы, ризыклар, бәрәкәт сорады, һәркемебезнең гөнаһларын кичерсен дип теләкләрен юллады. Корбан гаете белән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин тубыллыларны котлап дөньяга тынычлык, гаиләләргә иминлек теләде. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева туган телебезне, мәдәниятебезне өйрәнергә, онытмаска чакырды.

Бәйрәм программасын берсеннән-берсе матур, мәгънәле чыгышлар бизәде. Бай, эчтәлекле, иҗади концертта себер-татар мәдәният үзәге артистлары Хәсән Хучашев, “Тубыл кызлары”, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре, баянчылар Рөстәм Маметов, Азат Абдуллин, “Иртеш моңнары” фольклор төркеме, Төмән кунагы Руслан Маметов башкарган җырлар көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм концертын Вадим Насыйбуллинның, Илтус Уразмаметов иҗат төркеме һәм Лариса Җәлилованың җырлары, Тува Республикасының атказанган артисты, танылган биюче Гыйззәт Әминовның биюләре, мөнәҗәтләр башкаручы, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаган Айсылу Юнысованың чыгышлары бизәде. Ислам динендә иң зур ике бәйрәмебезнең берсе - Корбан гаетенә багышланган концертка бәйрәм рухын тудыручылар арасында мәктәп яшьтәгеләр дә булды. Яшь, талантлы җырчылар Айдар Ниязов, Альберт Колмәмәтов, Алисә һәм Юлия Баганаевалар башкарган җырларның эчтәлеге дә темага туры килде. Корбан бәйрәме хөрмәтенә оештырылган концертта себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезнең матурлыгын, мәдәниятебезнең байлыгын күрсәттеләр. Концертны оста алып баручылар Ләйсән Ниязова белән Айгөл Моратова дөньядагы иң изге, иң җылы теләкләрне юлладылар. Бәйрәм концерты ахырында сәхнәгә тезелеп баскан артистларга тамашачылар да рәхмәтләрен көчле алкышлар белән белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума