Материалы

Корбан гаетен хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

31-6Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният йортында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте. Бәйрәм концертына килүче тамашачылар холлда шәһәрнең талантлы декоратив-гамәли сәнгать осталары оештырган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Концертны Коръән аятьләре белән Фәннур хәзрәт Казыймов ачты. Ул шәһәр халкын котлап, илебез халкына тыныч, имин тормышлар теләде.

Мәчетләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән, татар үзәгендә никахлар үткәрүне традициягә керткән шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага Азия мөселманнары дини идарәсе рәисе, шәех Нәфигулла Әшировның Рәхмәт хатын тапшырды. 31-5Корбан бәйрәме белән шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских тамашачыларга ихлас теләкләрен юлладылар. Себер-татар мәдәният үзәге артистлары берсеннән–берсе оста чыгышлары белән шатландырдылар. ”Мирас” ансамбле биючеләре яңа биюләрен тәкъдим иттеләр. Тубыллыларның яраткан, талантлы, моңлы җырчысы Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова башкаруындагы җырларны тамашачылар элек-электән тын алмыйча тыңлыйлар. Быел да аларның чыгышлары матур, үзенчәлекле булды.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусова дәртле, моңлы җырлары белән бәйрәм концертын бизәде. Илтус Уразмәмәтов, Лариса Чәмилованың, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләренең чыгышлары көчле алкышларга лаек булдылар. 31-7Себер-татар мәдәният үзәгенең нәфис сүз остасы Римма Шәрипова җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның “Халкыма теләк” шигырен милләттәшләребезнең күңелләренә үтеп керерлек итеп сөйләде. Тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Айгөл Моратова белән Салават Аллояров Корбан гаете концертын оста алып бардылар. Аларның һәр чыгышлары, дини бәйрәмнәребезне хөрмәтләп әйткән мәгънәле сүзләре урынлы булды. Концерт бер тында үтте. Бәйрәм тамашачылары оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп саубуллаштылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума