#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көрәшчеләребез белән горурланырлык

последние и лучшие новости искусства в мире

16-14Апрель башында Төмәндә Россия Геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узды.

Россиянең 23 төбәгеннән иң көчле көрәшчеләр «Строймаш» спорт комплексына үз төбәкләре данын якларга һәм команда зачетында Россия Кубогы өчен көрәшергә җыелдылар. Ярышларда берничә авырлык категориясендә 2002 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр катнашты.

Спортчыларны һәм тамашачыларны мәртәбәле кунаклар: Төмән шәһәре администрациясе башлыгы Руслан Кухарук, физик культура, спорт һәм өстәмә белем бирү департаменты директоры Евгений Хромин, Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Геройларның әнисе-апасы һәм башкалар сәламләделәр.

Руслан Николаевич тантаналы шартларда 6 спортчыга: Зариф Вәлитов, Турал Азимов, Игорь Волобуев, Егор Егоян, Ерванд Егоян, Максим Морозовка спорт мастеры исеме бирелгәнлеккә таныклык тапшырды. Шулай ук бу көнне мэр исеменнән Рәхмәт хаты белән “Батыр” өлкә билбауларда көрәш һәм көрәш федерациясе рәисе Дәүләт Хәйретдинов, физик культура һәм спорт отличнигы, СССРның спорт мастеры, югары категорияле тренер Әбделхак Минибаев, Россиянең спорт мастеры, тренер Сергей Велижанин да бүләкләнделәр. Әбделхак Әбелгаяз улына Россиянең көрәш федерациясе исеменнән I дәрәҗәдәге “Россиядә көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен” медале һәм Татарстан Республикасы көрәш федерациясеннән алтын сәгать, Рәхмәт хаты да бирелде.

Геройларыбыз Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдиновның батырлыклары турында сөйләп үткәч, Раушанның әнисе Гөлфрүз апа көрәшчеләргә нык булуларын, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Аны һәм Тимур Мөхетдиновның апасы Лилияне чәчәк букетлары белән тәбрикләделәр.

16-16Һәм Россия Кубогына билбаулы көрәш ярышлары башланды. Тантаналы ачышка кадәр сайлап алу турлары үткән һәм иң көчлеләр генә финалда катнашу хокукын алган иде. Көрәш кызу барды, кемнәрдер бирешергә теләмәделәр, бәхәсләр дә булды. Җиңүчеләр арасында татарлар да бар иде.

Команда зачетында Татарстан Республикасы командасы беренчелекне алды, Төмән өлкәсе спортчылары - икенче һәм Башкортостан вәкилләренә өченче урын бирелде.

Спорт чарасын оештырган Төмән өлкәсенең «Батыр» көрәш федерациясе күп рәхмәт сүзләре ишетте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836