Материалы

Коронавирустан саклану Чаралары

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышкы чорда коронавирусның үз-үзен тотышы үзенчәлекләре начар өйрәнелгән, шуңа күрә иминлек һәм саклану чараларын мөмкин кадәр күбрәк кулланырга кирәк. Санитария нормаларын үтәү хәзерге вакытта коронавирустан саклануның иң ышанычлы ысулы булып тора. Шуңа күрә Россиядә битлек-перчатка режимы кышын да актуаль булачак. Шул ук вакытта битлек киеп йөрү икеләтә файдалы булырга мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында Россиянең атказанган табибы Александр Карабиненко әйтте.

«Битлек кеше сөйләшкәндә, ютәлләгәндә чәчри торган тамчылар һәм парлар таралудан саклый. Кышын урамда битлек киеп йөрү файдалы булырга мөмкин, ул һаваны җылытырга ярдәм итә. Кышын битлек кию зыян салмый. Перчаткаларны да, һичшиксез, кияргә кирәк. Кул тиресендә бактерия һәм вируслар җыела. Кеше борынын тота, ирененә кагыла, шулай итеп вирус күчәргә мөмкин. Кышын битлек, перчатка киеп йөрү мәҗбүри», - ди Карабиненко.

«Коронавирусның салкын вакытта үз-үзен тотышы аерым өйрәнелмәгән. Грипп вирусларының кышкы чорда һәм салкын вакытта аеруча актив булуын исәпкә алсак, коронавирус та үзен шулай ук тотарга мөмкин. Өстәвенә, бу вакытта кеше организмының төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгы кими. Безнең алда иммунитетны ныгыту проблемасы тора. Вакцина ясатырга кирәк», — диде Россиянең атказанган табибы.

Татар-информ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума