Материалы

Көсәйкүлнең батыр егетләре

последние и лучшие новости искусства в мире

30-9Редакциягә Казахстан Республикасының Петропавл (Петропавловск) шәһәреннән милләттәшебез – Нурмөхәммәт Исмәгыйлов килде.

- Туган якка кайтырга, сезнең белән очрашырга ике елга якын омтылдым, әмма пандемия сәбәпле, чикне бикләделәр, менә яңа ачтылар. Аромаш районы, Көсәйкүлгә кайтып барам. 9 бала үстек, Төмәндә бердәнбер исән Әзинә апам яши, аңа тукталдым”, - дип башлады сүзен дулкынланып Нурмөхәммәт абый.

Ул ике солдатның “Үлемсез полк” акциясе өчен ясалган төсле портретларын күрсәтте.

- Редакциягә килүемнең сәбәбе: Бөек Ватан сугышында сугышкан абыйларымның батырлыклары, язмышлары турында мәгълүматларны якташларыма җиткерү, – дип сүзен дәвам итте ул. Алар турында Казахстан Республикасында газеталарда рус телендә бастырылган мәкаләләрен күрсәтте, кулъязмаларын безгә калдырды.

- Әтиемнең бертуган энесе – Хөсәен Деникаев, әниемнең бертуган энесе Исмәгыйль Юнусов - гади авыл балалары. Хөсәен абыемның әнисе, минем әбием, Зөлфия Нигъмәтулла кызына 4 улының: Фәхретдиннең, Хөсәеннең, Хисамның, 16 яшьлек Тимербулатның вафаты турында хәбәр килгәч, кайгыдан елап күзләре сукырая. Әнием – Фатыйма Ибраһим кызы, әтием – Исмәгыйль Динмөхәммәт улы Деникаевлар гомер буе Көсәйкүлдә яшәгәннәр. Әти сугыш елларында тракторчы булып 7 колхозга эшләгән, фронтны икмәк белән тәэмин иткән. “Намуслы хезмәте өчен “ медале белән бүләкләнгән. Зур гаиләдә тәрбияләндек. Бер абыем – Галиәскәр Хәмитов (бабайның фамилиясен алган) Казанда профессор иде, - дип сөйләде Нурмөхәммәт Исмәгыйль улы.

Якташыбызның абыйлары турында рус газеталарында бастырылган мәкаләләренең берсен татарчага тәрҗемә итеп, укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

1941 елның эссе җәе, сугыш башланган. Исмәгыйль Юнусовка тормыш иптәше Зәйнәп белән аерылышасы авыр була.

Өч бала белән калган яшь хатын иреннән беренче хатны алганында 1941 елның салкын кышы җиткән була. “Кадерле Зәйнәп һәм балалар! Гитлерчылардан Ватаныбызны горур саклыйбыз. 1941 елның 5 декабрендә Мәскәү янында дошманны туктаттык, хәзер аны көнбатышка куабыз...” – дип язган фронтовик хатында.

1942 елны Сталинград сугышында немецларны чолганышка алганнан соң, вакытлыча тынычлык урнаша. Авыр бәрелешләрдән соң, Исмәгыйль Юнусов хатынына шатлыклы хат җибәрә: “Идел буендагы Сталинград шәһәре яңадан безнеке”, - дип яза ул.

30-111943 елның җәендә Курск дугасында канкойгыч сугышлар башлана. Армиягә һөҗүмне дәвам итү өчен плацдарм кирәк була. Чая егетләр сержант Юнусов белән бергә карар куялар.

Су киртәсен үтеп, тыныч кына байдарка һәм көймәләрдә йөзәләр, алда – фашист оборонасының алдагы линиясе. Берзаман, бөтен җирдә туплар шартлый башлый. Ярга җитеп егетләр фашистларга һөҗүм ясыйлар, әмма маңгайга-маңгай сугышып дошманны алып булмый. Сержант Юнусов һәм иптәшләре куаклар үскән, немец окопларына якынаерга мөмкинлек булган урынга әйләнеп йөзенеп чыгалар. Пулемет расчеты урнаштырып, гранаталар җәеп бетон дотта утырган гитлерчылар белән каты сугышалар. Фашистлар котырып пулеметтан аталар. Ике солдат гранаталар алып, шул якка йөзенеп китәләр, бер пулеметны шартлаталар. Икенче пулеметка командир Юнусов йөзенеп китә һәм гранаталар бәйләмен ташлый. Вакытлыча туктап, фашистлар яңадан ут ачалар. Юнусов яңадан граната бәйләме ыргыта, пулемет туктый.

Иртән бөтен җир шартлый, яна. Еракта ак свастикалы кара олы “Тигр” немец танклары күренә башлый. Бронячылар төркеме алда баручы танкны яндыралар. Моны күреп канатланган Юнусовның кыручылары (истребитель) тагын бер танкны юк итә. Кырыйдагы бер танк болар якка борылып, өсләренә килә башлый һәм ут ача. Ярдәм һичкаян килмәячәген аңлап, Юнусов граната бәйләме белән танкка каршы йөзенә. Якынлашып, мотор бүлегенә гранатаны ыргыта. Командирның батырлыгын күреп, бронячылар каршыга килүче “Тигр”лар якка йөзенәләр һәм ерак түгел немецлар үзләренең оборона линияләрендә ташлап калдырган пушкаларга, кораллы ящикларга тап булалар. Алар тиз арада ике пушканы дошман якка борып, тагын ике танкны яндыралар. Бервакыт, ике янып торучы танкның арасыннан өченчесе чыга. Юнусов табып алган фашистларның гранатасын моңа ыргыта һәм яндыра. Дошман яктан тагын бер “Тигр” чыга. Исмәгыйльнең кулында якын-тирәдән җыеп алган гранаталар була, ул янган танкның артына яшенеп, монысына ыргыта. Шулчак ату яктысын күрә, аңын югалтып егыла. Аңына килгәндә үзе шартлаткан 3 танкның да януын күрә.

Авыртудан яңадан аңын югалта. Аңына килгәндә тормакчы була, әмма аяклары тыңламый: берсе өзелгән, икечесе каты яраланган була. Туп шартлаудан барлыкка килгән чокырдан кулларына таянып китмәкче була. Әмма “үлгән” аягы тиресендә генә сәленеп тора. Кесәсеннән пычак чыгарып, аяк хәрәкәт итәргә комачауламасын өчен тирене кисеп ташлый. Эч киемен ертып, икенче аягына “жгут” куя. Төтен арасыннан кояш кисәген күрә, яңадан аңын югалта.

Санбатта командир Юнусовның тездән югары бер аягын кисәләр. Икенчесеннән ике ук, җиде кыйпылчык сөйрәп чыгаралар. Каты яралы, контузияле егетне Свердловск территориаль госпитальгә җибәрәләр. Ярты елдан артык дәваланганнан соң, 1944 елның язында, туган җиренә кайта. Әйе, бер аяксыз, әмма күкрәк тулы орден-медальләрдә.”

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума