Декабрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен аларны кыш дәвамында даими ашатырга кирәк. Безнең балалар бакчасында «Канатлы дусларыбызга ярдәм итик» дигән экологик акция үткәрелде. Акциянең максаты - балаларның ата-аналары белән берлектә җимлекләр ясау, аларны балалар бакчасы территориясендә урнаштыру, кошларны күзәтү һәм ашату, шул рәвешле, балаларда бөтен тереклеккә мәхәббәт, үзләренең «кечкенә кошчыклары» өчен җаваплылык һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.
Балалар җимлекләр ясауда актив катнаштылар. Табигатьтә үткәрелгән вакыт алар өчен кечкенә бәйрәм булды.
Җимлекләр ясаганнары өчен тәрбияләнүчеләрнең гаиләләренә зур рәхмәт белдерәбез. Каурыйлы дуслар турында кайгыртуыгыз һәм иҗатыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Галия ХӨСНЕТДИНОВА,
Ялутор районы, Калмаклар балалар бакчасы тәрбиячесе