#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көтелмәгән бәхет

последние и лучшие новости искусства в мире

Җир һәм үлән генә калды...

Мин авыл советында 30 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Мине хакимияттә яхшы беләләр. Анда бер хәбәр килгән, хакимият җитәкчесе миңа язу биреп җибәргән. Язуны укып, кычкырып җибәрдем. Анда әнкәемнең сугыш кырларында хәбәрсез югалган энесенең - Хуҗа Сәетша улы Хәмитовның медальоны табылуы турында язылган иде. Племянницасы Нурания Шарыгинага хәбәр иттем. Без бу эзләү отряды җитәкчесе белән сөйләшеп тордык.

Бу шатлыклы, көтелмәгән хәбәрне алу - күз алдына да китереп булмый торган, безнең өчен, фронтовик токымнары өчен, искиткеч бәхет иде.

Күчереп күмү 7 майга планлаштырылган иде, аннары аны 28 сентябрьгә күчерделәр. Вакыт бик озак сузылды һәм без аны түземсезлек белән көттек.

Ниһаять, билетлар Санкт-Петербургка кадәр самолетка сатып алынган, ә аннары Старая Руссага кадәр автобус белән бардык.

80 елдан соң сугыштан кайткан туганыбыз белән очрашуга 8 кеше, шул исәптә өч оныгы һәм ике оныкчыгы да барды. Болар – кызы Рәшидә балалары: Миниса Уразаева, Таһир Миңнуллин, Нурания Шарыгина; Гөлнара Уразаева, Винарис Миңнуллин һәм мин – бертуган племянницасы Хәдичә Боровикова.

Бу биш ай буе элемтәдә торган «Медведь» эзләү отряды командиры Игорь Тума белән тантаналы чара көнне танышу бәхетенә ирештек. Казу, эзләнү эшләре белән Сургуттан «Норд» һәм Старая Руссадан «Медведь» отрядлары шөгыльләнгәннәр. Алар Дубовица авылы янындагы зур чокырдан 88 кызылармияче җәсәден күтәрәләр. 11 медальон табылган, өчесен укый алганнар, шуларның берсе - туганыбыз Хуҗа Сәетша улыныкы булып чыккан. Кәгазьдә исем-фамилиясе, кайсы хәрби комитеттан китүе, туганнары турында язылган. Аны да якташыбыз - Сургуттан килгән егет Владимир Нецветаев тапкан.

Күмү тантанасы Симоновский (иң борынгы - 1771 ел) хәрби мемориалында һәм Старая Руссаның иң зур зиратында узды. Үзәк аллеяга халык җыелган, араларында монда яшәүчеләр дә, кадетлар сыйныфы балалары, эзләнү отрядлары вәкилләре, чакырылган кунаклар, шул исәптән һәлак булганнарның туганнары бар. Мин аларны соңыннан гына күрдем, башта күз алдымда табутлар гына иде... Өстәл тора, аның алдында фамиилия язылган язу бар. Аны аерым тапканнар, туганнарына җибәрергә әзерләп куйганнар. (Отряд җитәкчесеннән алдан ук белешкән идек алып кайту турында. Тик бу безнең очракта мөмкин эш түгел иде. Чөнки туганыбыз аерым ятмаган, барысы бергә булгач, аерып кына бирә алмауларын әйттеләр). Җирдәге бишесенең капкачлары ачык. Беренчесендәге язмада «Хуҗа Хәмитов» дигән язуны да күрдек. Күргәннәрдән беренче хисләр безгә шулкадәр тәэсир итте ки, авыртудан йөрәгебез кысылды, тирә-юньдә барысы да тукталды, күзләрне яшь каплады.

Күмүдән соң, митинг булды. Чыгышларда Бөек Ватан сугышы елларында бу якларда нинди канкойгыч сугышлар баруы, әлеге җирне азат иткәндә урманнарда һәм сазлыкларда күпме солдатның үлүе турында сүз барды. Һәр чыгышта эзтабарларга исемнәрен кайтару буенча мөһим, авыр, бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, Ватан өчен һәлак булган солдатлар истәлеген саклап калу мөмкинлеге бирүләре ассызыкланды.

Һәм, әлбәттә, барлык чыгышларда Украинадагы 21 гасыр неонацизмын Җиңүнең котылгысызлыгы турында сүз барды. Эзләү отрядлары командирлары чыгыш ясады. Эзтабарлар, традиция буенча, һәлак булган хәрби хезмәткәрнең туганнарына тапкан медальләрен үзләре тапшыра.

Әйтик, әлеге чарага махсус килгән Владимир Нецветаев кулыннан безнең Нурания Фәһим кызы да бабасының медальонын алды. Бу тагын бер дулкынландыргыч, моңсу минутлар иде: 80 ел җирдә яткан бу кечкенә кара медальон хәбәрсез югалган герой исемен кайтарды бит! Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.

Абыем фамилиясе язылган табутны күтәргәндә туганнарым да алгы якка бастылар. Без ачык тугандаш кабер янына килгәч, анда инде төшерелгән табутлар бар иде, бу көнне тагын 5не өстәделәр, нәтиҗәдә, бу кабердә Старая Русса районын азат иткәндә һәлак булган 280 солдат тынычлык тапты. Хәзер без Төмән өлкәсенең Яркәү районы, Тәүде авылында 1913 елда туган солдатыбыз Хуҗа Сәетша улы да 1941-1942 елларның декабрь-март айларында Төньяк-Көнбатыш фронтта каты, авыр сугышларда, бу җирләрне фашизмнан азат иткәндә һәлак булганын һәм Симоновский зиратының хәрби мемориалында күмелүен төгәл беләбез. Аның мәгълүматлары язылган язуны без үзебез белән алып килдек һәм күмелгән урында урнаштырдык. Күмү тәмамланганнан соң, салют булды .

Безнең үтенеч буенча Игорь Григорьевич егетләр белән безне сугыш кырына алып киттеләр, алар эшләгән урыннарын күрсәттеләр.

Без, гадәттәгечә, ул яшәгән йорттан бераз җир алып килдек һәм аны тугандаш каберенә салдык. Шул ук вакытта, әти-әниләре һәм туганнары каберенә сугыш кырыннан бик күп солдат каны тамган туфрак алып кайттык.

Абыем сугышка 1941 елның 2 августында китә: безнең Тәүде авылыннан бу көнне биш кеше, шул исәптән әтиемнең дә (бу турыда әтиемнең язмасы бар) озаталар. Абыйның өендә әти-әнисе, хатыны һәм өч баласы: улына 7 яшь, 4 яшь һәм 1 яшьлек кызлары кала. Үлгәнлеге турында кәгазь дә булмый. Әти-әнисе кайгы-хәсрәтне кичермәделәр һәм сугыштан соң бер-берсе артыннан үлеп киттеләр. Хатыны кияүгә чыкмады, 70 яшькә кадәр яшәде. Хәзерге вакытта балалары да юк, әмма аны 9 оныгы, 19 оныкчыгы, оныкчыкларының 28 баласы истә тотачак.

Без «Үзән» эзләнү экспедициясенә, аерым алганда, «Медведь» отрядына, аның командиры Игорь Григорьевичка шундый игелекле, әмма авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга киләчәктә дә уңышлы эш, түземлелек, максатчанлык, ә иң мөһиме - сәламәтлек телибез.

Халык алдында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл куярга тәкъдим ясадым. Бу эш авырлык белән барса да, 2020 елда ахырына җитте. 28 августта ачылу тантанасы булды. Ярдәмчем Нурания Шарыгина бик булышты. «Җиңү эшелоны» килгән вакытта да аның машинист ярдәмчесе абыемның оныкчыгы Рушан иде. Болар барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәте дип уйлыйбыз.

Һәйкәл тирәсен гел чистартып торабыз, янында митинг була, ел саен “Үлемсез полк” акциясендә катнашабыз.

Хәдичә БОРОВИКОВА, Яркәү районы, Тәүде авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836