#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Коткаручы Наилгә мең рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу куркыныч, шул ук вакытта ахыры хәерле тәмамланган хәлнең булып үтүенә 1 ай үтте инде. Ничә мәртәбә язарга кулым күтәрелмәде, бары тик курку, елау, масаю хисләре белән генә чикләнеп килдем. Әле дә искә төшсә, йөрәкләр “жу” итеп китә.

Һәр елны татар авылларында 1 нче яисә 9 нчы май көннәрендә цым үтә. Фанидан киткән ата-аналарны, якыннарны зиратка барып искә алу, каберләрен чистарту, дога укыту һәм өйдә ашлар үткәрү – матур йолаларның берсе ул. Шәһәрдән 58 чакрымлап ераклыктагы Тубыл районы, Өстамак авылы сәел, матур Иртеш буенда утыра.

Олы су булган елларда, авыл тирәсен су баскангадыр, каберстаннары елга аша таш өстендә урнашкан. Авыл элек зур булган, хәзер инде кечерәйгән, мәктәбе дә, клубы да, медпункты да юк, шулай ук эше дә. Ярый әле бер зур гаиләдән районда күренекле, авыл җанлы Касыйм Янабаев дигән егет мал-туар үрчетә, авылдашларына зур таяныч.

Хөрмәтле, күренекле 11 балалы Әнвәр Мамеев һәм Сәлиха мәрхүмнәрнең гаиләсеннән бары тик кызлары Зөлфия гаилә учагын саклап авылда яши. Менә 9 нчы майда Мамеевлар барысы да авылда цымга җыелалар. Үзләренең зур көймәләре белән кемдер ар якка иртәнрәк киткән, ә алар сәгать 11ләрдә зур булмаган көймәгә төялеп зиратка барырга булганнар. Ул көнне һава салкынча, өстәвенә җил дә чыга. Зөлфиянең: “Чыкмагыз, мин куркам”, - дип елар хәлгә килеп үтенүе дә аларны туктатмый. Имеш, без җылы киендек, вакытлы барып киләбез. Яр буенда көймәгә сыймаган җиңгиләре Тәския һәм 11 нче класста укыган Илиана озатып калалар. Матур күренешне Илиана рәсемгә дә төшереп ала. Кинәт ярдәм сорап кычкырып аңа йөгергәннәрен күреп җибәрә, юкса ара байтак, җилдән берни тавыш та ишетелми. Егет бер минут та әрәм итми, ашыгыч ярдәмгә ашыга. Мамеевлар көймәсен Иртеш уртасында көчле дулкын бәреп актарган, барысы да су эчендә... Тәскиянең иптәше хәлдән тайган - я апасын, я 9 яшьлек оныгын иңбашларыннан тотып көймәгә тотынырга ярдәм итеп тора. Ике хатынны, 9 яшьлек малайны көймәгә чак өстерәп чыгарып Наил ярга ашыга. Аннан калганнары артыннан китә.Берничәсен көймәгә өстерәп чыгаргач, өченчегә килгәнче берсе түзмәс, дип, нык кына көймәгә ябышырга кушып тагын ярга юнәлә.

Менә шулай, шөкер, барысын да коткара. Бу хәлләрдән соң һәлакәткә очраганнар гына түгел, Наил үзе дә шатлыгыннан кычкырып елый. Ә су буендагы, “әнием батса, мин дә хәзер суга сикерәм,” - дип торган Илиананың, ире һәм оныгы өчен Ходайдан ярдәм сорап торган Тәския ханымның хәлләрен аңлау читен түгел. Менә шулай, Аллаһы Тәгалә саклап калды үзләрен. Бәлки, һәрберсенең саваплы эшләре, фанидан киткән ата-аналарына, каенана-каенаталарына булган олы хөрмәтләре, үзара татулыкта бер-беренә ярдәм итеп яшәүләре саклап калгандыр. Иң мөһиме - авылдашлары Туктасын улы Наил Тимкановның батырлыгы. Көчле җил-давылда куркып калмыйча, барысын да үлем тырнагыннан алып кала ул. Аңа 67 яшь, шәһәрдә яши, җәен авылга килеп йөри. Ул зур хөрмәткә, бүләккә лаек. Ә Мамеевлар һәм туганнары Наилгә мең-мең рәхмәтлеләр, аңа кирәкле ярдәмгә һәрвакыт әзер булырлар. Бу хәл турында район газетасында да язылды.

Ә авыл халкы 1986 нчы еллар тирәсендә Иртеш елгасында 7 егетнең суда һәлак булуларын әле дә онытмыйлар, берсе генә исән калган, ә батканнар арасында Мамеевларның бертуган абыйлары Камал да булган. Сакланганны Аллаһы саклар, диләр. Һәр юлда, һәр эштә сак, сабыр булырга кирәктер. Юкса зиратка тау өстеннән әйләнеп, машинада да барырга була бит.

Рәшидә БАКИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836