#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кугалы китапханәсендә өлкәннәр бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

42-4Октябрь ае башында ел саен Кугалы китапханәсе Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Гомернең көзе алтын булсын” исемле акциядә актив катнашып килә. Быелгы бәйрәмгә безнең әби-бабайлар, апа-абыйлар гына түгел, ә шәһәрнең бүтән: “Мыс”, “Заречье”, “Ватутино”, “Парфеново”, “Восточный”, “Центральный” микрорайоннарыннан, хәтта Каскара поселогыннан да килгәннәр иде.

“Әй, кайда соң безнең яшьлегебез?!” дип аталган музыкаль күңел ачу кичәсен, гадәттәгечә, мин - Луиза Сөрмәтова алып бардым. Өлкәннәрне матур, күркәм бәйрәмнәре белән җылы сүзләр ярдәмендә котладым. Кичә барышында махсус аларга багышлап җирле авторларның “Мамык шәлле әбиләр” (Ә.Хәбибуллин, Ә.Хәлидов), “Үтеләсе юллар үтелмәгән” (Б.Сөләйманов, Ә.Хәлидов), шулай ук танылган “Әткәм моңы” кебек моңлы, күңелләрне тетрәтә, җылата торган җырларын бүләк иттем.

Кунакларның бер-берсе белән танышулары матур, уен-көлке формасында үтте. Алар кыскача үзләре, һөнәрләре турында сөйләделәр, визит карточкаларын күрсәттеләр. Кемдер җырлады, кемдер шигырь, кемдер кызык хәлләр сөйләп кешеләрне көлдереп алды.

Хәлил Вагайлы, Мәүлидә Хәйруллина, Гөлсифа Нигъмәтуллина, Әнәс Гаитов кебек танылган, талантлы, абруйлы шәхесләрнең чыгышы килгән кунакларга көтелмәгән бүләк булды. Алар гармунда уйнап, җырлап, шигырь һәм кызык хикәяләр сөйләп кунакларны таң калдырдылар. Тиккә әйтмәгәннәр бит: “Талантлы кеше, бөтен яклап талантлы була”, - дип!

42-5Күркәм, күңелле “Супер әби” исемле уен уздырылды. Монда әбиләр үзләренең тизлекләрен һәм юмартлыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Аларга йомгакны тизрәк чорнарга кушылды. Һәм бу бәйгедә дә башкорт кызы Мәүлидә апа җиңеп чыкты. Афәрин аңа! Әбиләргә, бабайларга “Отышсыз лотерея” уены да күңелләренә хуш килде. Чөнки беркем дә бүләксез калмады!

Шулай иттереп, Кугалы китапханәсендә бу көнне чын-чынлап татар рухында бәйрәм гөрләп узды, гел татар теле генә яңгырады. Өстәлләр апалар, әбиләр үзләре пешергән милли татар ризыклары белән тулган иде. Бар кунаклар саф татарча гына сөйләшеп, гармунга кушылып яшьлек җырларын җырлап, күңелле себер татар такмакларына төйдереп бии-бии күтәренке рухта таралыштылар.

Луиза СӨРМӘТОВА, Төмән шәһәренең Кугалы китапханәсе мөдире.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836