#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кулъязмасы дөнья күрде”

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасы коллективын чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм. Кызларга һәм якыннарына иҗади уңышлар, бетмәс энергия, дәрт, сәламәтлек, иминлек телим. Кыска гына редакциягә эләгүем турында сөйлисем килә.

Җиңү бәйрәме алдыннан редактор Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтованың кыюсыз гына кабинетына атлап кердем. Кулымда әнием – Рәбига Сафиулла кызы Сагидуллинаның (Кәлимуллина) якташ Геройлар: Хәмит Ниатбаков белән Әнвәр Калиев турында кулъязмасы иде. Мәкалә Бөек Җиңүнең 40 еллык юбилеена язылган булган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында гаилә архивында ятып калган.

Алсу Мөхәммәтәмин кызы мине мөлаем йөз белән каршы алды, кулъязма белән танышкач, Җиңү көненә бастырырбыз диде. Ниһаять, озак еллардан соң әниемнең язмасы газетада дөнья күрде, мин моның өчен Алсу Мөхәммәтәмин кызына рәхмәтемне белдерәм.

Редакциягә әниемнең шигырьләр язган дәфтәрен дә үзем белән китердем. Ул аларны Тубыл педучилищесында укыганында, ерак 1937-1940 елларда язган. Ә Бөек Ватан сугышы елларында ул инде Карбан мәктәбе директоры булып эшләгән. Әниемнең шигырьләре Диләфрүз Шамил кызы Фәхретдинова кулына эләгә. Диләфрүз ханым иске, күпне күргән дәфтәргә саклык белән карый. “Яңарыш” газетасының берничә санында бастырылган шигырьләрне дәфтәрдән җентекләп сайлый. Шушы асыл хатын-кызлар ярдәме белән берничә ел үткәннән соң әниемнең кульязмасын якташлары, дуслары, туганнары, аны белүчеләр укый алдылар. Әниемнең хезмәте югалмаганы өчен чын күңелдән шатланам.

Алсу Мөхәммәтәмин кызы, Диләфрүз Шамил кызы һәм коллектив, хезмәтегез, халкыбызның традицияләрен саклавыгыз, газетада кызыклы мәкаләләр бастыруыгыз өчен зур рәхмәт!

Сезгә киләчәктә бетмәс иҗади уңышлар, үсеш теләп калам.

Нурия НИГЪМӘТУЛЛИНА (Сагидуллина), Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘЧРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836