#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кулга оста, тырыш хатын-кыз иде”

последние и лучшие новости искусства в мире

Без Сәфәр Әбдерахман улы Байнашевның кызы – Гөлнур Әнвәрова белән очраштык, үзе, әнисе тыл ветераны Алимә Корманбәк кызы турында сорадык.

- Әнием Күкрәнде авылында 1923 нче елның мартында 10 баланың иң кечесе булып туган. Әтием белән 4 бала тәрбиялиләр. Сеңлем Сәлимә 32 яшендә үлеп китә, бертуганнарым Зиннур, Илнур үсеп, тормыш юлына басабыз. Әни гомере буе авылда колхозда төрле эшләрдә эшләде. Акыллы, сабыр, тыйнак, кулга оста, тырыш хатын-кыз иде. Һичкайчан гайбәт сөйләмәде, безне дә ярамый дип гел кисәтте. Аңа кечесе-олысы киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Оста тегүче иде, авылдашларга “овчинка”дан пальтолар, костюмнар, чалбарлар текте. Яхшы математик иде, әти белән икесе бездә дә укуга мәхәббәт тәрбияләделәр. Әниебез 2005 елны - 82, ә әтиебез 2007 елда 92 яшьләрендә яныбыздан мәңгелеккә киттеләр.

Күкрәнде авылында 1948 нче елны туганмын. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы егете Валериан Әхтәм улы Әнвәров белән 3 бала тәрбияләдек, кызыбыз Диләрә яшьләй вафат булды. Мин Павлов-Пасад шәһәрендә бер ел комбинатта, Төмәндә комволь-тукыма комбинатында хезмәт иттем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Башка эшләрдә дә эшләргә туры килде. Тормыш иптәшем хокук саклау органнарында хезмәт итте.

Хәзерге көндә Валериан Әхтәм улы белән Төмәндә тыныч картлык кичерәбез. Якыннарымны искә алып Коръән ашлары уздырам. Сагынсак та туган авылга еш кайтып булмый, юллар начар, - дип сөйләде Гөлнур Сәфәр кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836