Материалы

Кулы оста, күңеле чиста…

последние и лучшие новости искусства в мире

41-2Элеонора Алишева Вагай районы, Усак авылында яши. Аның осталыгын, тырышлыгын бу якларда белмәгән кеше юктыр. Элеонора апа бар яктан да уңган: кеше белән аралашучан, туган-тумачаларының хәлен белешеп, аларга ярдәм итеп тора, үзе бик тырыш, аш-суга да оста. Олы күлнең уңган хатын-кызларының берсе дисәм, бер дә ялгыш булмас. Элеонора апага кайчан гына кермә, өстәлендә нинди генә ризыклар юк: бәлеше дә, сумсасы да, пәрәмәчләр, урамалар, тәмле салатлар да, хәтта тәмле итеп “роллы” да пешерә ул.

Нинди сөенеч: әгәр дә ир белән хатын гармониядә гомер итсәләр! Менә шундый мөнәсәбәттә яшиләр Элеонора апа белән Танир абый Алишевлар. Алар бер-берсе белән сөйләшкән арада да җылылык, аңлашучанлык, мәхәббәт сизелеп тора. Бергәләшеп барлык эшләрне башкаралар, куяннар, сарыклар, тавык-кошлар тоталар. Бакчаларында ниләр генә юк! Танир абый безнең мәктәптә эшли, музыка дәресләрен алып бара.

Элеонора апага укытучылар коллективы исеменнән дә рәхмәт әйтәсем килә. Ничә еллар буе ул ата-аналар комитеты әгъзасы булды, мәктәпнең төрле эшләрендә ярдәм итте, мәсәлән, кардан бик матур итеп фигуралар ясый иде, бераз гына ике метрга җитмәгән Кыш Бабае, зифа буйлы Кар Кызы һәм башкаларга сокланырлык! Хәтта җәен дә Элеонора апа мәктәп тирәсенә ямьле итеп чәчәкләр, төрле декоратив бизәкләр эшли. Гомумән, мәктәп тормышына битараф булмаган ана да ул!

Ә менә “ата-ана” дигәндә, Элеонора апа белән Танир абый үзләре кебек тырыш, сөйкемле, кешелекле балалар үстерделәр. Олы уллары Илшат укыган чагында бик тырышып укыды, төрле ярышлар, бәйгеләр үткәрелсә, аларда катнашып, беренчелекне генә яулап тора иде. Армия сафыннан кайтып, Тубыл шәһәрендә яши, яшь кенә булса да, ата-анасын куандырып, аларга ярдәм итәргә тырыша.

Мәдинә исемле бик матур, тыйнак кызлары да бар аларның, ул да әнисенең үрнәген күзаллап, пөхтә, тырыш, уңган, аш-суга оста кыз булып үсеп килә. Быел 11 нче сыйныфта укый. Мәдинә хезмәттә генә түел, укуда да сәләтле, үткән уку елында олимпиадада катнашып, татар әдәбиятыннан халыкара этапка кадәр җитте, Казанга барып, анда да призерлыкны яулады.

Менә инде бу гаилә балаларының тырышлыкларын, омтылышларын күреп тә, андагы тәрбия нәтиҗәсен аңлап була.

Менә нинди үрнәк гаилә! Ә гаиләнең нигезе инде – хатын-кыз. Элеонора апага 5 октябрьдә 50 яшь тулды. Бу гади генә мәкалә аңа котлау булсын иде, гаиләләренә моннан да зуррак уңышлар, саулык-тазалык, озын гомер, теләкләргә ирешүләрен телим.

Зур хөрмәт белән Алсу КУЧУМОВА,
Вагай районы,
Усак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума