Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ел саен диярлек мәктәп бинасында Өлкәннәр көнен зур әзерлек белән үткәрү традициягә кереп бара. Табынны мул ризыклар белән тутыруның хәстәрен ветераннар советы җитәкчесе Фәһим Хәмидуллин кайгыртса, ә мәктәп директоры Мөнирә Калиева үзенең эшчеләре, укытучылары белән безне хөрмәтләп каршы алып табын әзерләп, сыйлап, күңелләрне күтәреп озатып җибәрәләр. Һәр елны концерт номерларын да күрсәтергә онытмыйлар.
Безне җылы каршы алып, хөрмәт күрсәткәннәре өчен мәктәп хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтләр яусын. Мәктәп коллективы үзара бер-берсе белән тату, дус булып аралашып яшиләр. Һәрчак шулай яшәсеннәр, сәламәт булсыннар, укучылары тәртипләре, укулары белән шатландырып, илһамландырып, эшләрендә көч, рух биреп торсыннар.
Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.