30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Күкрәнденең күренекле шәхесе

последние и лучшие новости искусства в мире

47-72020 елда өлкә укытучыларның белемен күтәрү институтында бергә эшләгән хезмәттәшем Нелүфәр Хафиз кызы Йосыповага 85 яшь тулды.

Нелүфәр Хафиз кызы Йосыпова (Ибраһимова) 1935 елның 7 апрелендә Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә туа.

Аның әтисе Хафиз Корбан-Гали улы – укытучы, тумышы белән Күкрәнде авылыннан, ә әнисе Мәгәфүрә Хәсәнбасари кызы – фармацевт, Пермьдә туган, тамырлары Татарстанның Әгерҗе якларына барып тоташа. Икесе дә белемле кешеләр булганнар. Аларның балалары Нелүфәр белән Наил дә акыллы, иҗади шәхесләр. Наил оста итеп рәсем ясый, ә Нелүфәр иртә шигырьләр яза башлый.

Әти-әниләре ничек Кырымга килеп эләккәннәр?

Хафиз Корбан-Гали улы 1927 елның маенда, академик Д.Н.Прянишников (1865-1948) тәкъдиме белән, дәвалану максатында Кырымга күчә. 1941 елда сугыш башланганда алты яшьлек Нелүфәр әбисе белән Молотов шәһәренә (хәзер Пермь) эвакуацияләнә, ә Наил энесе әти-әнисе белән Алуштада кала. 1946 елда гына, авыр еллардан соң, гаилә Молотов шәһәрендә берләшә, анда Нелүфәр башлангыч мәктәпне тәмамлый. Аннары гаилә әтисенең туган авылы – Күкрәндегә күчеп килә. Шул чордагы күп кенә татар авылларындагы кебек, Күкрәнде мәктәбендә дә укыту туган телдә алып барыла. Беренче вакытларны уку авыр була, чөнки Нелүфәр туган телен белми иде. Сәләтле кыз яшьтәшләрен бик тиз куып җитә һәм 1950 елда җидеелыкны уңышлы тәмамлый.

Күкрәнде - халкыбызның талантлы һәм белемле шәхесләренең бишеге, дип әйтәсе килә. Хафиз Ибраһимов, Абайдулла Ильясов, Ваһап Әхмәтов, Нәҗип Ибраһимов, Шакирҗан Ибраһимов, Кәбир Ибраһимов, Сафи Кәримов, Риза Вәлитов, Сара Ермышева, Хәбибә Ермышева, Газиз Әхмәтов, Роза Әхмәтова, Флора Әхмәтова, Идия Кәримова, Җәлилә Моратова, Асия Әхмәтова, Илшат Ниязов, Хәмзә Корманов, Самат Рәхимбәкиев һәм башкалар бу авылдан чыкканнар. Әтисе ихтыярын үтәп, Нелүфәр Тубыл шәһәрендәге татар педучилищесына укырга керә. Хыялы белән медицинага тартылса да, ул беркайчан да укытучы һөнәрен сайлаганына үкенми. 1954 елда конкурсны уңышлы үтеп, Төмән педагогия институтының филология факультетында белем ала башлый. Беренче курстан соң, әнисенең Пермьгә күчүе сәбәпле, Пермь педагогия институтына күчә. Анда аның инглиз теленә дә сәләте ачыклана.

Институтны тәмамлагач, 1960 елда Пермь өлкәсенең Сараш мәктәбенә рус теле укытучысы итеп җибәрелә.

1961 елда кияүгә чыга һәм 1962 елның апрелендә Пермь өлкәсенең Оса шәһәренә күчеп киләләр. Оса сигезьеллык мәктәбендә, «Советское Прикамье» район газетасы редакциясендә ТАСС материаллары кабул итүче булып эшли. Нелүфәр үзе дә газетага мәкаләләр язып тора. Эшен бик яратып башкара.

Әнисе вафат булгач, икенче кызы туганнан соң, ул гаиләсе белән Төмәнгә күчеп килә. 1963 елның августында Нелүфәр Хафиз кызы укытучыларның белемен күтәрү институтында милли мәктәпләр кабинетын җитәкли. Аның һөнәри эшчәнлегенең иң мөһим өлеше шулай башланып китә.

1968 елда милли мәктәпләрнең рус теленә күчүе турында боерык чыга. Бу прогрессив яңалык дип саналса да, Нелүфәр Хафиз кызы моны татар теле юкка чыгуга туры юл буларак кабул итә. Ул хакимиятне мондый алымның куркынычлыгына төшендерергә тырыша. Милли мәктәпләрдә туган телне саклау буенча титаник эш башлана. Бу мәсьәләне хәл итү авыр да, куркыныч та була. Ул вакытта халык мәгарифендә татар теле буенча программалар да, дәреслекләр дә, лекторлар да, методик кулланмалар да булмый.

Нелүфәр Хафиз кызы тәҗрибәле укытучылар, мәктәп коллективлары җитәкчеләре белән киңәшләшә башлый. Методист буларак, ул укытучыларны укыта һәм шул ук вакытта үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә. Нилүфәр Йосыпова Якуб Зәнкиевнең 80 яшьлек юбилеена багышланган мәкаләсендә болай дип яза: «Мин Якуб Зәнкиев, Солтан Садыйков, Тубылның 15 нче урта мәктәбе җитәкчесе Камал Моратов, Равилә Сафина кебек абруйлы һәм тәҗрибәле коллегаларыма таяндым. Якуб Камали улының барлык укучыларын да белми идем, соңрак аның мәкаләсен укып, күп кенә укытучыларның һәм директорларнның аның укучылары булып чыкканнарын белгәч, гаҗәпкә калдым...”

Нелүфәр Хафиз кызы Мәскәүдә һәм Казанда еш була.

Кышын ул командировкаларга йөри, җәен укытучылар өчен курслар үткәрә. Бервакыт ул, Мәскәү белән алдан сөйләшеп, 30дан артык өлкә педагогын Казанга алып барган. Башкалада Нелүфәр Хафиз кызы әле басылмаган китаплардан кыйммәтле материаллар язып ала һәм аларны хезмәттәшләре арасында тарата.

Нелүфәр Йосыпова авыллардагы гади укытучыларның шикаятьләрен һәм теләкләрен җитәкчеләргә җиткергән вакытта Төмән өлкәсенең халык мәгарифе бүлегендә аңлашылмаучылыклар да булган. Гомумән, Нелүфәр Хафиз кызының тормышы - гаделлек өчен көрәш. Лаеклы кешеләрнең хокукларын яклау өчен ул бервакытта да читтә тормый.

Зур иҗади потенциалга ия булган Нелүфәр Хафиз кызы даими рәвештә үсә һәм яңа белем алырга омтыла. 1972 елда ул КПСС Өлкә Комитеты каршындагы ике еллык иҗтимагый корреспондентлар университетын уңышлы тәмамлый. Яңа һөнәр аңа эшендә бик булыша. Ә менә аспирантурага укырга керү хыялы тормышка ашмый. Чөнки аның гаиләсе бар, өч кызы үсеп килә. Кызларны киендерү өчен Нелүфәр Хафиз кызы тегү курсларын тәмамлый. Тормыш ыгы-зыгыларында ул аларга матур күлмәкләр тегергә дә өлгергән.

Нелүфәр Хафиз кызы йортында еш кына педагоглар җыела, чәй өстәле рәсми булмаган педсоветка күчә. Анда да мөһим идеяләр туа. Гомумән, бу йортта туганнары, танышлары, дуслары өчен ишекләр ябылмаган. Еш кына алдынгы замандашлар: Казан язучылары Хәсән Сәрьян, Тәүфыйк Әйди, Төмән язучысы Булат Сөләйманов, Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якин, журналист Фәрит Баязитов, актив татар эшлеклесе Сәгыйдә Хәйруллина һәм башкалар булды.

Алда әйтелгәнчә, кечкенәдән үк Нелүфәр Хафиз кызы шигырьләр яза башлый. Туган-тумачаларын, дусларын юбилейлары белән котлап, шигырьләрдә үз теләкләрен җиткерә. Аның күңелгә ятышлы шигырьләр җыентыгы бар, анда табигать матурлыгы да, юмор да, борчулар да, көн кадагындагы темалар да урын алган.

1970 елларның икенче яртысы Нелүфәр Хафиз кызы өчен бик авыр чор була. Ул ире белән аерылышуны авыр кичерә. Чөнки аңа өч кызны үзенә үстерергә кирәк. Башына башка сынаулар да төшә - институттан китү. Әмма ул, ничек кенә авыр булмасын, үзендә көч таба. Ул хезмәтен үз халкы һәм теле хакына дәвам итә. Берникадәр вакыттан соң өлкә укытучыларның белемен күтәрү институтына методист булып эшкә кайта. Нәкъ менә туган телгә мәхәббәт көче бу авыр вакытларда аңа бирешергә мөмкинлек бирми.

1970 нче елларда Нелүфәр Хафиз кызы Төмән шәһәренең аккумулятор заводы клубы каршында беренче татар хорын оештыручылар һәм катнашучылар рәтендә була. Шулай ук бию залында беренче татар дискотекалары Нелүфәр Хафиз кызы һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгыйдә Хәмидулла кызы Хәйруллина тарафыннан оештырыла. Беренче кичә аның туган көнендә - 1982 елның 7 апрелендә була. Анда татар шагыйрьләренең шигырьләре укыла, әдәби замандашлар белән очрашулар оештырыла. Бүгенге көнгә кадәр үткәрелгән кичәләрнең тематикасы белән дәфтәр саклана.

1988 елның көзендә Төмән шәһәре үзәк башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Тәнзилә Ильясова инициативалы татарлар төркеме – Сәгыйдә Хәйруллина, Гөлшат Туйчикова һәм Нелүфәр Йосыпованы, шулай ук өлкә радиосы хезмәткәрләре Нина Цехнова, Римма Лыкасова, Татьяна Оносованы үзенә җыеп, анда җирле татар радиотапшыруын булдыру мәсьәләсен хәл итәләр. Һәм 1989 елда беренче тапкыр Төмән шәһәрендә татар телендә радиотапшыру эфирга чыга. Беренче алып баручы Наил Хисамиевны Нелүфәр Хафиз кызы зур җылылык белән искә ала. Наил ул вакытта Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә дә, радиода да эшне бергә алып бара, аңа ярдәмчеләр дә кирәк була. Нелүфәр Хафиз кызына беренче көннәрдән үк районнардан хәбәрләр җыю йөкләнә. Ул вакытта татар телендә өлкә газетасы булмый. Апа район газеталарыннан кызыклы мәкаләләр табып, аларны татар теленә тәрҗемә итеп, Наилгә тапшырып бара. Өч ел дәвамында ул тапшыруның штаттан тыш хезмәткәре була, шулай ук беренче материалларны әзерләүдә Сәгыйдә Хәмидулла кызы да зур ярдәм күрсәтә. Аннары коллектив талантлы хезмәткәрләр: Нурия Беломоина, Хәнисә Бариева, Эльза Латфуллина, Гөлшат Туйчикова белән тулылана. Шунысы игътибарга лаек, «Дусларга сукмак» тапшыруының исемен Нелүфәр Хафиз кызы тәкъдим итә һәм аны шунда ук хуплыйлар һәм раслыйлар. Биредә ул рәсми рәвештә 1992 елның июненнән 1994 елның ноябренә кадәр тәрҗемәче булып эшли.

Башкарма комитет карары белән 1990 елда «Яңарыш» өлкә татар газетасын булдыру һәм җитәкләү өчен Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов чакырыла. Студент буларак, ул Тубыл шәһәрендә «Ленин юлы» татар газетасында эшли. Нелүфәр Хафиз кызы: «Газета барлыкка килгәч, ул, беренче чиратта, миңа мөрәҗәгать итте. Телефоннан: Мин яңа өлкә татар газетасы мөхәррире, беркемне дә монда белмим. Миңа сезнең белән сөйләшергә тәкъдим иттеләр», – дип сөйләшүләрен искә ала. Нелүфәр Хафиз кызы себер татарлары ассоциациясендә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халык мәгарифе бүлеген дә алып баргач, бик теләп ярдәм итә. Ул Азат Гыйззәт улын филолог-журналист буларак та, гади кеше буларак та хуплады. Тик ул «ике урындык» та утыра алмый - ярты елдан соң ассоциация эшчәнлеге белән чикләнә. «Сыбыр» ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында өлкә күләмендә татар педучилищесының 60 еллыгына багышланган чыгарылыш кичәсен үткәрү дә Нелүфәр ханым җилкәсенә төшә. Монда аны Наил Хисамиев бик хуплый. Бу очрашу туган телгә мәхәббәт, яшь коллегаларына игелекле гореф-гадәтләрне тапшыру эстафетасы була.

Якуб Зәнкиев белән бергә яшьләр район газетасын булдыру буенча да зур эш башкарыла. Нәтиҗәдә, «Ургыл» дип аталган газета 1994 елда дөньяга чыга, яшьләргә туган телне үзләштерергә ярдәм итү өчен, аны ике телдә бастырырга карар ителә. Газетаның гомере озак булмаса да, яшьләрнең мәдәни һәм милли мәгарифен үстерүгә керткән өлеше зур.

1994 елда, җитди авырудан соң, Нелүфәр Хафиз кызы 59 яшендә җирле мәдрәсәгә йөреп, 7 ел укып, Коръәнне оригиналда укырга өйрәнә.

Булат Сөләйманов, Әнәс Гаитов һәм башка җирле активистлар тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәсендә, 1998 елның сентябрендә «Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырыла. Себер телендә әлифба нәшер итү турында сорау туа. Монда да Нелүфәр Хафиз кызын корректор итеп чакыралар. Һәрвакыттагыча, ул бик теләп эшкә алына. 2000 елда фәнни хезмәткәр Афузания Насыйбуллина җитәкчелегендә Тубыл-Иртеш татарларының әлифбасы дөнья күрә.

Нелүфәр Хафиз кызы күп кенә замандашларына багышланган мәкаләләрен бастыра: Булат Сөләйманов турында истәлекләр яза, журналист Фәрит Баязитовның эшләрен татарчага тәрҗемә итә; укытучылар Люция һәм Хатыйп Хәбибуллиннар турында яза; Якуб абый Зәнкиевка һәм аның тормыш юлдашы Рәшидә Шәрәфулла кызына бик күп җылы сүзләр багышлый. Кызганычка каршы, күп кенә истәлекләре дөнья күрмәде. Асланадагы коллегасы Искәндәр абый Янтимировка, Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла абый Якинга, аның укытучысы Рәшидә апа Ишимовага, Күкрәндедән укытучылар Риза абый Вәлитов, Сара апа Ермышева, Шакирҗан абый Ибраһимов, Газиз абый Әхмәтов һәм башкаларга багышланган материаллар кулъязмаларда гына кала.

Лаеклы ялга Нелүфәр Хафиз кызы медицина институтыннан чыкты. Анда да ул бөтен күңелен биреп төньяк халыклары интернатында эшләде. Мединститут аны «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләде, бүгенге көндә дә аны искә алалар һәм бәйрәм көннәрендә тәбриклиләр.

Ә инде тормыш иптәше - Ривал Айза улы Кәбиров белән очрашуны ул тормышында зур бүләк дип саный. Олы җанлы, намуслы, игелекле бу зат 30 ел инде Нелүфәр Хафиз кызына, аның кызларына һәм оныкларына терәк, таяныч, хатынын иҗади эшчәнлегендә хуплап, бүген дә аның икенче канаты булып тора.

Хөрмәтле Нелли Хафизовна! Без Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, озын гомер телибез.

Хәнисә АЛИШИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836