Материалы

Күңелендә моңлы татар җырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

41-4Аралашучан, эшкә сәләтле, татар җырларын яраткан якташыбыз Тәскирә Авнякова Хуҗайлан авылында туа. Укытучы һөнәрен яраткан кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Тормышы һәм хезмәт юлы шәһәрдә узган Тәскирә яшьлек елларын искә алып: “Башлангыч классларда ике ел гына эшләп калдым. Беренче укучыларымны, миңа киңәшләре белән ярдәм иткән тәҗрибәле укытучы Роза Сәитованы әле дә яхшы хәтерлим.

Тормышка чыгып улым тугач, фатир мәсьәләсен үземә кайгыртырга туры килде. Төзелеш оешмасында кадрлар бүлегендә эшләп фатир алдым. Кайда эшләсәм дә, күңелем татар мәдәниятенә тартылды. Тубылда беренче татар концертларын Әнәс абый Гаитов оештыра башлады. Иҗат кешеләре бер төркем булып җыелдык. Концертларда шәһәрнең танылган, күренекле җырчылары Зәкинә апа Арангулова, Асаф Хаматгалиев, Айсылу апа Юнусова белән бер сәхнәдә мин дә җырладым. Бәлки, бөтенесен әйтеп бетермим дә булыр. Концертларыбызны матур итеп Әнәс абый алып барды. Шәһәрдә себер-татар мәдәният үзәге эшләми иде. Халык татар җырлары, татар моңына сагынып, концертларга килде. Тамашачылар залы шыгрым тулы булды. Безнең иҗат юлыбыз шәһәрдә татар мәдәниятенең күтәрелгән елларына туры килде. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчеләренә рәхмәтләремне юллыйм, лаеклы ялда булганнарны да онытмыйлар. “Себер нурлары” ансамбле җитәкчесе Динара Әпcәләмова хезмәт ветераннары, лаеклы ялда булган, җырга гашыйк булган үзешчән җырчыларны җыеп, җырларга өйрәтә. Без Сабантуйларда, Ураза, Корбан гаетләренә багышланган чараларда катнашабыз, безнең үзебезнең тамашачыларыбыз да бар. Ансамбльнең җырчыларына матур, зәвыклы милли сәхнә күлмәкләре дә тектерделәр, аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Шатлыкта да, кайгыда да җырларга яраткан Тәскирә апа Авнякова “Себер нурлары” ансамбле белән төрле дәрәҗәле фестивальләрдә, концертларда катнашып, җиңүләр яулый.

Тәскирә Авнякова: “Тормыш юлым бик җиңелдән булмады. Җигелеп дөнья йөген тартырга туры килгән көннәр күп булды. Тормыш бит көтмәгәндә безне сыный. Улым вафат булгач, инде сәхнәдән җырламам, дип уйлаган идем. Сабырлыкны, көч һәм дәртне дә Аллаһы Тәгалә бирә икән. Кеше арасына да чыгарга кирәк. Онык-нәбәрәләремә сөенеп, уңышларына шатланып яшим,” – дип сөйләде.

Авырлыкларга бирешмәгән, чыдам булган, моңлы җырчыбыз Тәскирә апа әле бүген дә актив тормыш алып бара. Өлкәннәр көненә багышланган чараларда ел саен катнаша. Быел ул сәхнәдән җырламаса да, тамашачылар залыннан яраткан җырчыларына теләкләрен, алкышларын бүләк итте.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума