#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелләргә сихри матурлык өстәп

последние и лучшие новости искусства в мире

2-8Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Җәмилә Рамазанованың социаль челтәрләренә куйган видеокүренешне күрүчеләр битараф калмаганнардыр, мөгаен. Биредә төрле төстәге чыршы утлары белән бизәлгән туган йорты кичке сихрилектә ялт-йолт килеп бәйрәм рухы белән балкып утырганы күренә. Өйнең һәр почмагы, рәшәткә, капка-коймалары гирляндалар белән чолгап алынган. Кардан ясалган ел символы – Тычкан, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары күз явын алып торалар. Кемдер бу күренешкә чын күңелдән сокланып, гаҗәпләнеп, балачагын хәтерләп, татлы сагышларга биреләдер, ә кемдер бу йортта яшәүче хуҗаларның тырышлыгы, инициативалы, иҗади яктан сәләтле булуларына җиңелчә көнләшеп тә куядыр. Без Җәмилә белән элемтәгә чыгып, бу әкияти күренешне ничек булдырулары турында сораштык.

- Авылыбызда ел саен һәркем йорт тирәсен бизи, бигрәк тә Көньяк урамында яшәүчеләр. Күпләр өй түрендә үскән агачларга гирляндалар эләләр, ә сыннарны исәпле кеше генә ясый. Без бу эшне әтием белән декабрь ае керү белән башлап җибәрәбез. Иң элек ишек алдындагы, капка тирәсендәге карны бер җиргә көрәп өябез, бер атнадан туңган кардан иң беренче Ел символы булган хайван һәм Кыш бабай, Кар кызы сыннарын ясыйбыз. Аннары мин аларны төсле буяулар белән бизим. Гирляндаларны әтием белән 3 көн матурлап элдек, бу бик четерекле эш. Чыршы утларын ел саен сатып алып, куша барабыз, быел, мәсәлән, 45кә якын гирлянда, 10нан артык тройник, 15ләгән озынайткыч кулланылды. Гирляндаларны ел саен яңартып торырга тырышабыз. Урам гирляндалары гадиләрдән кыйммәтрәк, әлбәттә, ләкин мин хакына карамыйм, күңелемә ошаганын алырга тырышам. Быел, мәсәлән, яңаларына якынча 5-6 мең сум тотындым. Мондый сихри күренешне без гаиләбез, туганнарыбыз, авылдашларыбыз күңелләрендә бәйрәм хисе тудыру өчен эшлибез. 2-3Чөнки көне буе эшләп, кичен арып өйгә кайтасың, җем-җем итеп торган төрле төстәге утларны күрүгә бар авырлыклар онытылып, көлеп, шатланып, гөрләтеп яшисе, әйләнәдәгеләргә бары яхшылык эшлисе, бәйрәм иттерәсе килә башлый. Кичен йортыбыз тирәсендә фотога төшүчеләрне күрү дә кәефне күтәрә. Утларны әтием көн саен тикшереп тора, караңгы төшү белән кабыза, иртәнге 5-6ларда сүндерә. Гирляндаларны, гадәттә, 13 нче январьдан соң алып, махсус зур тартмаларга салып саклыйбыз”, - дип сөйләде искитмәле эшчән, инициативалы, энергиясе ташып торган актив, мөлаем кыз. Һәм якташларын бусагадан атлап кергән Яңа ел белән котлады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836