Материалы

Күңелләргә җан җылысы өстәүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

5-5“Өлкән буын” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Ялутор районындагы кечкенә авылларның лаеклы кешеләрен өйләренә барып котлауларын дәвам итәләр. Бу турыда безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте. Ул: “Без һәрвакыт юбилярларны олылавыбызны яңача үткәрергә тырышабыз, быел Яңа ел алдыннан өлкән буын кешеләренә бәйрәм кәефен аеруча бүләк итәсе килде. Чөнки Яңа ел – балалар да, өлкәннәр дә тылсымлы могҗизалар һәм бүләкләр көтә торган бәйрәм ул”, - дип сүзен башлады.

Беренче булып Кыш Бабай һәм әкият персонажлары Кулик авылында 45 ел бәхетле тормыш кичерүче Нәркәз һәм Мәүлит Шәрәфетдиновлар гаиләсенә кунакка ашыктылар. Биредә гаилә башлыгы Мәүлит Хәлил улы зур стажлы механизатор, якыннары һәм күршеләре белән бергә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кунакларны алар эчкерсезлекләре һәм бай табын белән каршыладылар. Шәрәфетдиновлар үзләрен гадәти гаилә дип санаса да, аның төп девизы – дус, ярдәмләшеп яшәү, шатлыкларны уртак бүлешү һәм проблемаларны бергә хәл итү. Мәүлит Хәлил улы 3 нче төркем инвалид булып та, сәламәтлегенә, тормыш авырлыкларына зарланмый, күтәренке күңел белән яши. Ул тормыш иптәше белән бергә бакчаларын үрнәк тәртиптә тота һәм мул яшелчә уңышы алалар. Гомумән, Мәүлит Шәрәфетдинов бүгенге көндә бик бәхетле әти һәм рухи яктан бай кеше. 70 яшендә ул ике баласының әтисе, сигез оныкның һәм ике нәбәрәсенең яраткан бабайлары. Бу истәлекле көнне аны юбилее белән авыл ветераннар советы оешмасы рәисе Зәйтүнә Корманова җылы котлады, ә күчмә мәдәни комплекс үзешчәннәре бәйрәм кәефе тудырып, матур җырлар, бүләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне Кыш Бабай “могҗизалы капчыгы”ндагы бүләкләрне Бумаер авылында, күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Зөлфирә Галеевага тапшырырга ашыкты. Биредә тантана сәбәпчесе Яңа ел кунакларын күңел җылысы белән каршы алды. Зөлфирә Зиннәт кызы татар мәдәниятен үстерү өчен күп көч куйган, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган шәхес, хәзер дә актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. 5-4Ул нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Гаилә җылысы аңа яшәргә көч бирә, тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә теләк өсти. Тынгысыз хатын-кызның тормыш юлында күпме авырлыклар очраса да, ул тормыш сөючән һәм шат күңелле булып кала бирә. Артистлар белән бергә җырлады һәм биеде, беркемгә дә боегып утырырга мөмкинлек бирмәде. Хезмәт сөйгән, дус Зөлфирә һәм Әмир Галеевлар гаиләсенә Кыш Бабай белән Кар кызы: “Яңа ел сезгә гел бәхетле көннәр генә алып килсен!” - дип теләп, киләсе елга хәтле саубуллаштылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума