#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күренекле педагогка медаль тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

36-5Танылган татар мәдәнияте һәм мәгариф эшлеклесе, атказанган педагог, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге, себер татар язучылары берлеге әгъзасы, ике саллы китап авторы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина Бөтендөнья татар Конгрессы халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнде.

Әлеге мактаулы вазифа өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүсия Маргановага тапшырылган. Тантана вакытында “Дусларга сукмак” радиотапшырулары редакторы Диана Хәлилова һәм мин – “Яңарыш” газетасы журналисты да катнаштык.

Тиздән 94 яшен каршы алачак Люция Бәдретдин кызы рәхәтләнеп озын хезмәт юлында искә алырлык, үрнәк итеп сөйләрлек кызыклы хәлләр, вакыйгаларны барлады. Аның эчтәлекле сөйләмен рәхәтләнеп тыңладык һәм әңгәмәдәшебезнең яхшы хәтеренә, бүгенге көн проблемалары, яңалыклары белән дә хәбәрдар булуына, эчтәлекне эзлекле, тәртип белән генә алып баруына чын-чынлап сокландык.

Өлкәбезнең татар мәгарифе дөньясында билгеле урын алган танылган мөгаллимә авыр сугыш елларында математика юнәлешендә башлангыч класс укытучысы белгечлеген үзләштереп, кырда, мәктәптә эшләп, югары белем артыннан мәркәзебез Казанга юл алуын, анда язмыш сукмагының татар әдәбияты белән бәйләвен, чорының күренекле шәхесләре белән рәхәтләнеп аралашып, тирән гыйлем туплавын бәян итте. Сугыштан соңгы җитешсезлек тулы югары белем алырга мөмкинлек бирмәсә дә, укытучылар институтындагы ике елда йотлыгып укый яшь кыз. Әле ял көннәрендә Республикага мактаулы дару үләннәре белгече булган әтисенең туганы әзерләгән үләннәрне базарда сатып, азрак көн итәрлек акча да эшли. Аннары барыбер читтән торып Казан дәүләт педагогик институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Акъяр мәктәбендә эшләгән елларын аеруча яратып искә алды ул. Өлкәнең татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче иң шәп мәктәбе данын алу бер дә җиңелләрдән бирелми. Туктаусыз эзләү, өйрәнү, булдыру белән бергә, төрле конференцияләр үткәрү, Казаннан кадәр шагыйрь-язучылар чакырып очрашулар оештырулар, гаиләне дә йөз кызармаслык итеп алып бару (анда 3 бала, ире – мәктәп директоры) үзеңне тулысынча хезмәткә багышлаганда гына ирешелә. Күңел биреп башкара Люция Бәдретдин кызы үз вазифасын. 44 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга киткәндә дә үз урынына Казан дәүләт университетында укыган тырыш Мансур Мортазинны калдыра.

Шул елларда халыкның актив катламы сәүдәгәргә әйләнә: шарф бәйләп сатарга йөри, төрле ил-шәһәрләрдән тауар ташый башлый. Әлбәттә, Люция Хәбибуллина да өйдә утырып тора алмый. Өлкәдә татар хәрәкәте җанлана башлаганда, ул инде сәүдә эшендә дә шактый тәҗрибә тупларга өлгерә.

Бервакыт Хәбибуллиннарны утырышка дәшеп өлкәдә яңа эшли башлаган “Яңарыш” татар газетасыннан чакыру килә. “Первомайская урамындагы редакциягә килдек, зуур бүлмәгә җыелышканнар. Кешеләр күп. Берзаман Азат Гыйззәтович килеп чыкты, көр, ачык тавышы, ачык йөзе белән сәламләп: “Сез монда күп җыелышкансыз бит, әйтмисез дә. Тукта, сез дә килгәнсез икән, сез Хатыйп абый белән Люция апа түгелме?”, - дип безнең белән күрешеп, таныштырды. Шунда ул бөтен максатларны аңлатты, газета белән элемтәгә керү, материаллар бирү, яздыруда ярдәм итү турында фикер алыштык. Беренче елны “Яңарыш”ка язылу башланды. Акъяр авылында укытучылар да, яшьләр дә мине тыңлыйлар иде: урамнар буйлап газетага яздырырга чыгып киттеләр, бер генә гаилә язылмыйчан калган, авылда яшәүчеләр 100% диярлек язылды. Тагын җыелгач, “Яңарыш”ның Комсомольская урамындагы редакциясе урнашкан йорт янында безне фоторәсемгә дә төшереп алдылар. Шулай газетага мәкаләләр яза башладым. Сәүдә эшләрен оныттым. “Себердә татар мәгарифе” китабым да шул газета белән тыгыз элемтәнең уңышлы нәтиҗәсе булып тора”, - дип Люция апа җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Гаилә, дуслар, хезмәт елларына бәйле фотоальбомнарны карап, олы хөрмәткә лаек мөгаллимәнең кызы - Лилия апа әзерләгән сыйлар белән сыйланып, тарихи хатирәләрне күңелебезгә салып кайтырга чыктык.

Безне илнең үсеш чорында иң авыр юлларны узган, татар мәгарифе тарихына зур өлеш керткән, бай тәҗрибәле, киң карашлы Люция апа Хәбибуллина сөйләгәннәр уйланырга мәҗбүр итте, үткән чорлар күз алдыннан узды, күп мәгълүматлар алдык. “Аның кебек кызыклы әңгәмәдәш белән озак сөйләшеп, яңа белемнәр, кызыклы мәгълүмат алуы рәхәт. Люция апа да моны сизде ахрысы, утыруларыбыз озакка сузылды. Аның мактаулы исемнәре һәм эше турында озак сөйләргә була, интернетта эшчәнлеген тасвирлаган язмалар күп урнаштырылган. Әмма бу якты кешенең аурасын, энергетикасын, аның кунакчыллыгын кәгазьдә генә тапшырып булмый.

Люция Бәдретдин кызын тагын бер кат лаеклы бүләк белән котлыйсы килә. Аңа озын һәм нәтиҗәле иҗади тормыш, нык сәламәтлек, ә аның якыннарына иминлек, бәхет телим. Шулай ук тагын бер кат аңа һәм кызы Лилия Хатиповнага кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәм”, - дип фикере белән уртаклашты Фәүсия Марганова.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836