Материалы

“Кышкы моңнар” бәйгесе нәтиҗәле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

1-415 декабрь көнне Тубыл районы, Санникова урта мәктәбендә “Кышкы моңнар” муниципаль балалар бәйгесе узды. Быел ул Тубыл районының 95 еллыгына багышланды. Әлеге бәйге Тубыл районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Хәлим кызы Колмәмәтова инициативасы белән оештырылып, быел икенче мәртәбә үткәрелде. Үткән ел ул Ворогушино мәктәбендә шулай ук югары дәрәҗәдә узган иде. Бәйгенең максаты, төп бурычы турында Гүзәл Хәлим кызы: “Төп максаты, әлбәттә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу, үстерү, популярлаштыру; сәләтле балаларны барлау һәм олы сәхнәгә чыгарга ярдәм итү.

“Кышкы моңнар” бәйгесен булдыру теләге мәктәпләрдә туган тел дәресләре кыскартылган чорда барлыкка килде. Кемгә дә сер түгел, бүгенге көндә, хәтта, саф татар авылларында да балалар үзара рус телендә аралашырга тырышалар. Бу милләтебез өчен бик кызганыч хәл. Аннары ел саен район, өлкә күләмендә узган “Таң йолдызы” фестиваленә әзерләнәбез. Сәләтләре белән мактанырлык балаларыбыз бик күп, әмма фестивальнең үз таләпләре, шартлары. Кәефләре төшкән, борчылган балаларга карап йөрәкләр әллә нишләп китә инде. Ничек бу проблеманы чишәргә дип уйлана торгач, тормыш иптәшем Шамил Шәйхулла улы: “Әйдә, син бәйге оештыру юлларын кара, балаларга бүләк алырга ярдәм итүче спонсорларны үзем табармын”, - дигәч, канатланып, эшкә тотындым. Бәйгенең декабрь аена билгеләнүе дә очраклы хәл түгел, чөнки бу вакытта сазъяк арты авылларына кышкы юл төшкән була”, - дип аңлатты.

Быелгы бәйгедә районның 12 мәктәбеннән 80гә якын укучы катнашты. Кунакларны район мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методик үзәге методисты Людмила Полуянова, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре, җирле шагыйрә Галия Абайдуллина, Гүзәл Колмәмәтова сәламләп, балаларга күтәренке кәеф, уңышлы чыгышлар теләделәр, җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында педагогик хезмәт ветераннары, озак еллар бу мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан абруйлы укытучылар – Фазилә Урамаева, Нурҗиһан Назыйрова, Мөнәвәрә Корманова да бар иде. Ярышлар 5 номинация буенча барды. Аларның чыгышларын бәяләүче жюри рәисе – район мәгариф бүлеге белгече Гүзәл Әбдекәримова, әгъзалары – Людмила Полуянова, Гүзәл Колмәмәтова һәм район мәгариф бүлеге белгече Елена Яковлева билгеләнделәр. Алар конкурсчыларның татар телен яхшы белүләрен, осталыкларын, сәхнәдә үзләрен дөрес тотышларын, номерларының үзенчәлеклелеген, башкару техникасын, милли стилен, костюмнарын исәпкә алып карадылар. Балалар яшьләре буенча 3 төркемгә бүленеп ярыштылар. Ә тамашачылар өчен бу бәйге, әйтерсең, зарыгып көтеп алган бик матур концерт иде. Һәр чыгышны бик яратып карап, ялкынлы алкышларга күмделәр. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада, балаларны киләчәк Яңа ел белән Кыш бабай котлады. Ул балаларны туган телдә сөйләштереп, табышмаклар әйтте, җырлатты, шигырьләр сөйләтеп һәркемгә бүләкләр өләште. Аннары бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителеп, тантаналы рәвештә аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Бию буенча “Радуга танца” бию ансамбле (Ворогушино мәктәбе) 1 урынга чыкты. Җыр номинациясендә 1 урынга шулай ук Ворогушино мәктәбенең “Кызлар” ансамбле лаек булды. Олы яшьтәге балалар төркемендә ялгыз җырлаучы Луиза Абдуллина (Вәчир мәктәбе), урта яшьтәгеләрдә - Алинә Азанова (Вәчир мәктәбе), ә кече яшьтәге балалар арасында Милана Нагипова (Түбән Әремзән мәктәбе) 1 урыннарны алдылар. “Нәфис сүз остасы” номинациясендә Рузилә Хисаметдинова (Вәчир мәктәбе), Ләйсән Гарифуллина (Ворогушино мәктәбе), Флорида Рузеева (Санникова мәктәбе) җиңделәр. “Иң яхшы инша” дип Рузилә Хисаметдинованың (Вәчир мәктәбе), Юлианна Уразованың һәм Хуҗайлан мәктәбе балаларының “Туган авылым” проекты билгеләнде. Нэля Дәминова (Сетово мәктәбе), Виолетта Колмәмәтева (Ворогушино мәктәбе), Эльдар Давалев (Лаемтамак мәктәбе) “Иң оста рәсем ясаучы” исемен алдылар. Декоратив-кулланма сәнгать буенча 1 урынны Садыйковлар гаиләсе (Абалак мәктәбе), Юлия Туктабаева (Түбән Әремзән мәктәбе), Азалия Назыйрова (Лаемтамак мәктәбе) яуладылар. Бәйгегә нәтиҗә ясап Гүзәл Хәлим кызы: “Безнең идеяне хуплап, аны тормышка ашырырга ярдәм иткән Тубыл районы мәгариф бүлегенә, бәйгене югары дәрәҗәдә оештырырга булышкан Бизино урта мәктәбенең филиалы булган Санникова мәктәбе мөдире Ольга Паньшина һәм укытучылар коллективына, Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, хезмәткәрләренә һәм алыштыргысыз спонсорларыбыз – Фәрит Бакиев, Сәлиха Моратбакиева (Маслау авылы), Рөстәм, Рушан Янабаевлар (Өстамак авылы), Набилә Аширбакиева (Үләртеш авылы), Эльвира Назыйрова, Шамил Колмәмәтовка (Санникова авылы) олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума