Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Лаборант – үзенчәлекле һөнәр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-11Марсинур Әсәдуллина 40 ел гомерен медицинага багышлый. Ул Вагай авылының 9 нчы өлкә хастаханәсенең клиник–диагностик лабораториясендә лаборатория технигы булып эшли. Ярдәмче бүлектән поликлиниканың лабораториясе кирәкле, хастаханәнең әйдәп баручы бүлегенә әйләнде. Клиника-диагностика бүлегендә дус коллектив эшли, алар үз эшләренең профессионаллары, бер-берсен алмаштырырга әзер торучы югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре - биолог З.Биктимирова, фельдшер-лаборант Г.Садыйкова, медицина лаборатория техниклары – Т. Кудина, М.Әсәдуллина, Т.Полуянова, Т.Южакова.

Арада Марсинур Марсель кызы - иң өлкән хезмәткәр. Ул 1962 елның 4 июнендә Вагай районы, Индәр авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптән соң В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина училищесында белем алып, шәфкать туташы белгечлеге ала. Хезмәт эшчәнлеген ул 1981 елда Заречный поселогы хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы буларак башлап җибәрә. Һәм шул ук елның ноябрендә аны клиник лаборант вазыйфасына күчерәләр. Шуннан бирле Марсинур Әсәдуллина хастаханәнең профессиональ лаборанты. Эшен ул кызыклы һәм иҗади дип саный.

- Безнең лабораториядә хәзерге заман җиһазларында клиник, серология, биохимия һәм иммунология тикшеренүләре уздырыла. Мәсәлән, канга гомуми анализны без «Mindray» фирмасының күп торле кан күрсәткечләрен бирә торган гематологик анализаторында тикшерәбез. Көнгә 100 пациентның канын алабыз. Бу санга сырхауханәдән, стационардан, кабул итү бүлегеннән һәм перифериядән авырулар керә. Без табибларга авыруларны диагностикаларга булышабыз. Анализ нәтиҗәләре һәрвакыт объектив, үз вакытында әзерләнә. Мин үзебезнең лаборатория хезмәтенә ышанам, - дип сөйли ул.

Марсинур Марсель кызы булачак һөнәрен шулкадәр кызыклы булыр дип уйламый да. Ә бит медицина хезмәткәре булырга аңа Галия апае киңәш итә һәм бер дә ялгышмый. Белгеч буларак, ул заман белән бергә атларга, белемен үстерергә, тулыландырырга тиеш. Һәр биш ел саен квалификация күтәрү курсларын үтә. Соңгы уку 2020 елның февралендә булды, ул югары квалификация категориясен раслау сертификаты алды.

Еш кына кеше гомерен саклап калуда нәкъ менә медицина лаборатория технигының роле зур була. М.Әсәдуллина сүзләренә караганда, аның эше күләмле, җаваплы, зарарлану куркынычы белән дә бәйле. Хастаханәнең медицина бригадасы белән ул еш кына авылларга чыгып, анализ өчен материаллар җыя. Кайчагында ашыгыч авырулар килгәндә, төнлә дә эшләргә туры килә. Соңгы елларда күп кенә куркыныч авырулар ачылды. Мәсәлән, коронавирус, аны бары тик анализлар үткәрү юлы белән генә ачыклап була. Шуңа бәйле рәвештә лаборатория технигы һөнәрен 21 гасыр белгечлеге дип атарга мөмкин. Чөнки авыруга дөрес диагноз куеп, аны дәвалау төгәл ясалган анализга бәйле бит. Лабораториянең биш кабинетында һәрвакыт стериль чисталык. Өстәлдә лаборантларның инструментлары. Медицина лаборатория технигы һөнәренең тискәре яклары да бар, мәсәлән, кан, бәвел исе. Хезмәткәрләр уңайсызлык кичермәсен өчен лабораториядә агым-сузу системалары урнаштырылган. Ак халатлар кигән хезмәткәрләрне күрү - үзе бер куаныч. 9 нчы өлкә хастаханәсенең дәвалау бүлекләреннән килгән табиблар лаборатория диагностикада эшләүче коллегаларын һөнәри осталыклары, бигрәк тә эшкә формаль булмаган мөнәсәбәте өчен бик югары бәялиләр. Лаборатория эшенә шикаятьләр юк, табиблар канәгать. Кыскасы, лабораториядә эшләүче һәр кеше үз эшен белә һәм конкрет эш белән мәшгуль. Хезмәттәшләре үз вазыйфасын намуслы башкаруы, һөнәри осталыгы, игелеклелеге, ярдәмчеллеге һәм ышанычлылыгы өчен хөрмәтлиләр. Ул үзе дә тормышыннан канәгать, әниләренә ике онык бүләк иткән ике кызының уңышларына куанып яши. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен ул күп тапкырлар Вагай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары, өлкә сәламәтлек саклау департаменты һәм өлкә Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аңа хезмәт ветераны исеме бирелгән.

Бүгенге көндә Марсинур Марсель кызы лаеклы ялда, әмма эшләвен дәвам итә. Аның белеме, тәҗрибәсе, профессионализмы хастаханәдә бик кирәк. Клиник-диагностик лабораториянең эше-медиклар өчен генә түгел, бөтен район халкы өчен дә зур ихтыяҗ.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836