Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

11-10Тубыл районының Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы узды. Авыл халкы килгән кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Район мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб хезмәткәрләре матур, моңлы җырларын яңгыратып, халык күңелен күтәреп авылыбыз клубы залын шау-гөр китерделәр. Алар белән берьюлы Лаемтамак клубыннан “Дуслык” ансамбле җырчысы Шаһинур Мәмәтгалиева, “Йолдыз” балалар вокал ансамбле солисты Алисә Кадыйрова, “Ләйсән” бию ансамбле биючесе Фәрзәнә Барсукованың оста чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Һәр чыгыш авыл халкының күңелен күтәреп, аларны рухландырып бәйрәм концертына ямь өстәде. Тубыл район мәдәният үзәге каршында 32 клуб эшли. Тантанада катнашкан район башлыгы Леонид Митрюшкин, өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, район мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусов район мәдәният үзәгенең клуб хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырдылар. Декоратив һәм гамәли сәнгать осталары да читтә калмадылар. Күргәзмәдәге курчакларның авторы Равилә апа Назыйрованың, җептән бәйләүче кул остасы Тәнзилә апа Тимергалиеваның, Шаһинур апа Мәмәтгалиеваның кул эшләре тамашачыларны кызыксындырды. Татар теле укытучысы Роза апа Ишкулова җитәкчелегендә укучылар ясаган кул эшләренең матурлыгына сокланып карадылар. Күргәзмә Лаемтамак авылы халкының чын-чынлап иҗат кешеләре булганын дәлилләде. Концертта һәркем күңеленә якын, таныш булган татар җырларын тыңладылар, балалар өчен саф һавада төрле уеннар оештырылды. Бу көнне авылда узган ярминкә чарага килгән һәр кунакның игътибарын үзенә җәлеп итте, якташларыбызның уңганлыгын күрсәтте. Милли ашлар пешерү осталары Әнисә Назыйрова, Рәүфә Урамаева, Тәнзилә Тимергалиева, Камәрия Мәмәтгалиева, Лариса Мәмәтгалиева һәм барлык авыл халкы мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаеклылар. Бу чараны оештыруда, кунакларны каршы алуда ярдәм иткән тырыш, уңган авылдашларына, авыл хакимият башлыгы Марат абый Биктимировка, мәктәп директоры Зөлфия апа Юмадеевага клуб мөдире Вилдан Мәмәтгалиев рәхмәтләрен юллады.

Авылыбызда узган чараны оештыруда һәркем ярдәм итәргә тырышты. Без депутатыбыз Ринат Урамаевка, тәмле милли ризыклары белән кунакларны сыйлаган мәктәп ашханәсенең пешекчеләренә рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Авыл клубы татар мәдәнияте көннәрен ел саен оешкан төстә, матур үткәрергә тырыша. Быел да сынатмадык. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгеннән килгән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә рәхмәтебез чиксез. Ансамбльдә безне укыткан хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз Заһидә апа белән Сөнгатулла абый Бекениннар да җырлыйлар. Алар Лаемтамак авылы мәктәбендә 40 елдан артык хезмәт иттеләр. Заһидә апа мәктәп директоры булып эшләгән чорында яңа мәктәп бинасын төзеткән. Себер татар авылында күп еллар эшләп, бу юнәлештә тирән, якты эз калдыручы кешеләр алар! “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә иҗади озын гомер телибез. Ансамбль яшәсен, һәрберсе сау-сәламәт булсыннар. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында узган мәдәни чараларда кабат очрашырга язсын.

Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836