Материалы

“Латин биюләрен биергә һәм биек үкчәдә йөрергә яратуымны аңладым”

последние и лучшие новости искусства в мире

38-5Тубыл шәһәренең драма театры сәхнәсендә “Син уникаль” дип аталган матурлык конкурсының төбәк этабы финалы узды. 10 елдан артык үткәрелеп килгән бәйгедә 70кә якын шәһәр катнаша. Бу елдан башлап бәйге картасында Тубыл шәһәре дә барлыкка килде. Конкурсның таләпләре буенча биредә 18 яшьтән алып 55 яшькә хәтле хатын-кыз үзенең табигый матурлыгын, иҗади сәләт-осталыгын, зирәклеген күрсәтә ала.

Тубыл шәһәрендә узган бәйгедә финалга чыккан 35 конкурсант көч сынашты. Аларның җанатарлары залга транспарантлар, сызгыргычлар, һава шарлары белән килгәннәр иде, чын-чынлап зур шоу оештырылды.

Чибәркәйләр матур күлмәкләрдә, купальникларда дефиле күрсәттеләр, иҗади һәм интеллектуаль биремнәрне дә лаеклы рәвештә башкардылар. Аларның чыгышларына бәя бирүче күпсанлы жюрига иң-иңнәрне сайлап алуы һич тә җиңел булмады. Шулай да алар үз вазифаларын үтәп, гадәттәгечә, берничә конкурсантка мактаулы титулларына туры килгән тасмалар бәйләделәр һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар. Әмма зал җиңүчеләр исемлеген түземсезлек белән көтте. “Икенче вице-мисс” исеменә Анастасия Шулепова лаек булды. “Беренче вице-мисс” дип Татьяна Истомина билгеләнде. Төп таҗ һәм «Син уникаль» тасмасы, шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә узачак финал турда Тубыл шәһәрен һәм өлкәбезне тәкъдим итү хокукы 32 яшьлек Анастасия Бизинага тапшырылды.

Җиңүчеләр белән бергә иң яхшылар бишлегенә кергән милләттәшебез Илнара Лыпшикова-Моратова бәйге турында үзенең хисләре белән бүлеште.

- Без нинди вакыйгаларны гомер буе истә калдырабыз соң? Бу, әлбәттә, туй, балалар тууы, сәяхәтләр... Хәзер минем онытылмый торган вакыйгалар “тезмәсенә” “Син – уникаль” бәйгесе дә кушылды. Бәйгегә әзерләнгәндә тормыш иптәшем: «13 ел элек туебызга әзерләнгән кебек әзерләнәсең», - диде. Чынлап та, бу вакыйга минем өчен тормышымда үземнең индивидуальлегемне яхшырак белү буенча яңа этап булды. Биредә бик күп гүзәл хатын-кызлар белән таныштым. Аларның һәрберсе үзенчә уникаль. Төрле мастер-классларда, чараларда катнашып, көчле энергия тупладым. Мин беркайчан да бию белән шөгыльләнмәдем һәм модель дә булмадым. Бәйгегә әзерләнгән чорда үземнең латин биюләрен биергә һәм биек үкчәдә йөрергә яратуымны аңладым. Әйе, миңа әле менә дигән алып баручы белән интеллектуаль конкурста җырларга да насыйп булды. Мин үзебезнең хатын-кызларыбызга: “Кадерлеләрем, беркайчан да үзегезнең сәләтегезне, мөмкинлегегезне күрсәтергә, тормышыгызга яңалыклар кертергә курыкмагыз! Бәлки, нәкъ болар сезгә сүнмәс энергия биреп, үз-үзегезгә ышанырга мәҗбүр итәр. Бәлки, сез шулай балачактан хыялланган шөгылегезне табарсыз һәм дөньягыз бөтенләй башка төсләр белән бизәлер”, - дип киңәш бирер идем. Үзем Тубыл шәһәрендә туып-үстем, миңа тиздән 35 яшь тула. 18 яшемдә булачак ирем белән танышып, гаилә корып, хәзер өч искиткеч бала үстерәбез. Минем 2 югары белем һәм шул ук вакытта 16 ел хезмәт стажым бар. Бу казанышларга, әлбәттә, кадерле әти-әниләребез һәм иремнең ярдәмнәре белән ирештем. Форсаттан файдаланып, аларга олы рәхмәтемне белдерәм. Тормыш ыгы-зыгысында өлкән балаларымның ничек үсеп җиткәннәрен сизми дә калдым. Өченче улым туганнан соң гына мин мондый ритмнан арыганымны сиздем һәм тормышыма үзгәрешләр кертеп, рухи яктан үсәргә, мине илһамландырачак, дәртләндерәчәк кызыклы яңалыкларны белергә, өйрәнергә теләдем. Шулай итеп 3 ел элек мин челтәрле бизнес белән таныштым. Миңа акча эшләү генә түгел, төрле кешеләр белән аралашу, презентацияләр, планеркалар үткәрү, гомумән, кешегә файда китерү ошый башлады. Биредә мин әйләнәбездәге гүзәллекне күрергә, позитив фикерләргә, тормыштагы төрле моментларга сөенеп яшәргә өйрәндем”, - дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума