#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үлемсез полк” солдатының язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенге хатымда “Үлемсез полк” солдаты турында язарга булдым. Бу Ватаныбыз сакчысын яхшы белүчеләрдән бары тик мин генә калган. Азис Ателша улы Ателшин Яркәү районы, Рәгес авылында, зур крестьян гаиләсендә туа. Ул минем хәтеремдә сабыр холыклы, ярдәмчел, таза гәүдәле, һәрвакыт эш киемендә йөргән ир-ат буларак саклана. Үзенең 30 яшендә аның хатыны, 3 баласы һәм үзе салган өе була. Бары тик хәләл көче белән эшләп тапкан милекне 1930 елда (кулакларны мөлкәт һәм хокукларыннан мәхрүм иткән чорда) аукцион оештырып саткан чакта, кайберәүләр: “Кайда Азиснең чалгысы? Аның чалгысы бик яхшы чаба”, – дип әйберләрен талашалар.

Аларның эшчән гаиләләре, эшкә иртәнге сәгать дүрттән торып китүләре турында әнием еш сөйли иде. Азис Ателша улы кичергән кайгыларны Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Шул елларда ул йортын (бүгенге көндә ул йорт Яркәү авылында тора), хатынын, 3 баласын, энеләрен, племянникларын югалта. Ә 1938нче елның 24 мартында Тубыл шәһәрендә “халык дошманы” дип 70 яшьлек әтисен атып үтерәләр. Шулай ук колхоз бригадирында хезмәтче булып торган әнисенең үлемен кичерә. Гаиләсен эзләп ул озак йөри, ниһаять, язмыш аны Ханты-Мансийск районындагы Кедровый поселогына китерә, шунда яшәп кала. Сталин исемендәге колхозда бик тырышып эшли, Халык ышанычын яулагач, аны колхоз идарәсе составына керергә чакыралар. Ул бик матур җырлый иде, шуңа аны бәйрәм-мәҗлесләрдән бер дә калдырмадылар. Азис бабам безнең гаиләгә гел ярдәм итеп торды. Ул вакытта әнием бик еш авырып хастаханәгә эләгә, ә әти елга буйлап рейсларга чыгып китә иде. Азис бабам икмәк пешерә, сыер сава, безне ашата да тизрәк эшкә йөгерә. Кичен идарә утырышына җилкәсенә утыртып мине дә алып бара. Зурлар мөһим мәсьәләләрне караган арада бухгалтер үзенең иске тимер сандыгын ачып безгә, балаларга, китаплар тарата. Менә нәкъ Пушняков абый миндә китап укуга мәхәббәт уятты да. Бөек Ватан сугышы алдыннан Азис бабам яңадан гаиләсен эзләп китте, таба алмагач, балалы тол хатынга өйләнде. Сугышка ул Яркәү районы, Шатан авылыннан чакырыла. Төмәнлеләр белән бергә, чолганышта калган Ленинград шәһәрен саклап, 1942нче елның 24 декабрендә Силино авылы тирәсендә һәлак булган. Менә шулай батыр, гади крестьян улы Азис Ателшинның гомере мәңгегә өзелә. Киләчәк буынның хәтеренә, һичшиксез, лаек кеше ул.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836