Материалы

Ленинград блокадасы ветеранын данладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

27 январь көнне Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Калмаклар авылында концерт оештырылды. Еллар үтүенә карамастан, ил тарихында тирән уелып язылган 900 көн һәм төн халык күңелендә, яңа җәрәхәтләнгән яра кебек йөрәкләрне әрнетеп, әле дә саклана. Шушы дәһшәтле көннәрнең тере шаһите булган 97 яшьлек Әбделхәй Бабшанов Ленинград шәһәре чолганышта калганда үзенең бердәнбер якташы, Корсаки авылы егете Мидхәт Алиуллин белән бергә фашистларга каршы көрәшә. Күпме вакыт үтүгә карамастан, ветеран шул елларны бүгенгедәй хәтерли. “Үземнең гомерем турында уйларга вакыт юк иде. “Бернигә карамастан, командир приказын үтәргә тиешмен!” – дигән уй гына булды башымда”, - дип искә ала ветеран. Күп очракта хәрби заданиеләрне аңа дәһшәтле сызгырган ук һәм снарядлар улавы тавышлары астында үтәргә туры килә.

Чөнки барлык җайга салынган хәрби артиллерия исап-хисаплары нәкъ радиотелеграфисттан гына тора. Көтеп алынган Җиңүне Әбделхәй Бабшанов Эстония җиренең Сааремаа утравында каршылый. Авылга сугыш беткәч, 1947 елда гына кайтып төшә. Батырлыгы өчен ул II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, утраудан кайтырга чыккан чакта баржа фронтовикларның әйберләре, техникалар белән су төбенә китә. Шул сәбәпле, ул илебез тапшырган бүләкләрне саклап кала алмый. Кайту белән Әбделхәй Мәүлид улы колхоз эшенә керешә, авылдашлары аны бригадир итеп сайлыйлар, аннары озак еллар ул ферма мөдире булып эшли. Хатыны Хәсимә апа белән 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә алар 7 онык һәм 13 нәбәрәләренең уңышларына сөенеп, аларның җан җылысы, игътибарына төренеп яшиләр.

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуына багышланган концерт программасында Ялутор районының горурлыгы булган “Тамаша” (җитәкчесе Ильяс Бакиев) һәм “Умырзая” (Илмира Гарипова) фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Илебезнең икенче башкаласы өчен барган авыр көрәшләр шаһитенә авыл ветераннар оешмасы җитәкчесе Маһинур Зарипова Тәбрикләү хаты һәм карт солдатның яраткан ризыгын - торт бүләк итте. Концерттан соң кунаклар мул табын каршында хәтирәләр яңарттылар. Сугыш ветераны шундый игътибар күрсәткән артистлар һәм авылдашларына олы рәхмәт белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума